«Сәләт-Зәй» клубы турында кире кайтырга

О клубе «Сәләт-Зәй»

2016-нчы ел Сәләт клублары өчен актив эшчәнлек елы булды. 20-нче апрель көнне Зәй шәһәренең татар гимназиясе базасында «Сәләт-Зәй» клубы үз ишекләрен ачты. Клуб сәләтле балалар һәм яшьләр белән актив эшчәнлек алып бара. Сәләт берләшмәсенең чараларыннан тыш, алар үз проектлары өстендә дә эшлиләр. Шушы көннәрдә «Туган як» проекты старт алган. Ул 5 өлештән тора, аның берсе Зәй районы тарихын колачлый. Беренче очрашуда активистлар Зәйдә булган Сәнәкчеләр фетнәсе турында сөйләделәр, шушы фетнә турында сюжет карап, викторина сорауларына җавап таптылар.

Клубның рәисе буларак Диләрә Хәева тора. Аңа нибары 16 яшь. Былтыр мәктәбенең президенты вазифасын башкарган. Төбәкара «Next» иҗтимагый балалар оешмасы әгъзасы да. Инглиз телен тирәнтен өйрәнә, хокук һәм җәмгыять белеме фәннәреннән олимпиадага әзерләнә. «Сәләт-Раушан» аланында булган, Төбәкара «Болгар-Туган тел» палаткалы форумында катнашкан.

Диләрә Хәева, «Сәләт-Зәй» клубы рәисе:

-         Сәләтне яратуымны сүзләр белән генә әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел! Абыем сәлкеш тә, әйдаман да булды. Булачак режиссер буларак ул кызыклы видеолар төшерә, Сәләттә ничек күңелле һәм файдалы булуын башкаларга да күрсәтә.

Сәләт клубларының II гамәли семинарына бардым, андагы катнашучылар инде үз шәһәрләрендәге клубларда әгъза булып тора иделәр. Мине бу бик кызыксындырды, үземнең дә клуб булдырасым, мәктәбем базасында эшлисем килде. Бу мәсьәлә буенча мәктәбебез директоры белән сөйләштек, аңа да идея бик ошады. Шуннан соң клубка кешеләр җыя башладым, ачылыш тантанасына әзерләндем.

Бүгенге көндә клубка 11 кеше йөри, тагын да күбрәк укучыларны җәлеп итәргә тырышабыз. Хәтта Казанга күченеп киткән активистыбыз да интернет аша безгә һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша.

Сәләткә карата булган беренче хыялларым чынга аша. «Сәләт-Зәй» аланын яңадан торгызасым килә, аның соңгы сменасы 2012-нче елда булган икән.

Клубның командасы бик көчле, һәрберебез Сәләт дип янып яши. Зур уңышларга ирешербез дип уйлыйм.

Алинә Җиһаншина, клубның активисты:

-         Сәләт дөньясы белән мин Төбәкара «Болгар-Туган тел 2015» палаткалы форумында таныштым. «Сәләт-Олимп»та да катнаштым, үзем өчен бик күп файдалы мәгълүмат һәм белем тупладым, кызыклы шәхесләр белән таныштым, яңа дуслар таптым.

Сәләт – минем икенче йортым. Чын, кадерле, якын йортым. Биредә һәр кеше синең дустың, аралашыр өчен дә бер дигән мәйданчык бу. Сәләт ул – туңарга ирек бирмәүче җылы бер хис. Син үзеңнең кирәкле булуыңны, кадерле булуыңны аңлыйсың. Сәләттә авыр йөк булып торучы дөнья авырлыгы да сизелми. Минем өчен бу бик мөһим.

Клуб ачылган көн бик дулкынландыргыч булды: күп эш көткәнен, зур җаваплылык икәнен барыбыз да аңлый идек. Башта командабызда нибары 4 кеше эшләде. Сафларыбыз киңәйсен иде дип теләп калабыз.

Үзара без дус-тату, бөтен эштә дә бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Мин, шәхсән, барлык чараларны интернетта яктыртып бару белән шөгыльләнәм, махсус сәхифәләр алып барам. Безнең мәктәпнең үз гәҗите бар, һәрберебез үз өлешен кертә. Мин «Шаня колонкасы»н алып барам, биредә кызыклы хәлләр, юмористик хикәяләр язам. Барыгызны да безнең клубка кушылырга чакырабыз! Сәләтеңне ачасың килсә – безнең клубка рәхим ит! Безнең белән бергә үсештә бул!