«Иске Казан» фестивале нечкәлекләре кире кайтырга

О тонкостях фестиваля «Иске Казан»

15-21-нче август көннәрендә ТРның Биектау районы, «Иске Казан» музей-тыюлыгында Х-нчы юбилей «Иске Казан җыены» үткәрелде. Биредә 300дән артык бала катнашты. Сменаның барлык нечкәлекләре һәм киләсе елга планнары турында безгә фестивальның өлкән әйдаманы Тимур Назаров сөйләде.

- Сезнең төп максатыгыз нәрсәдән гыйбарәт?

- Безнең төп максатларыбызның берсе – балаларда ата-бабаларыбызның шөгыльләренә карата кызыксыну хисен ачыклау һәм булдыру. Бу очракта без тарих һәм һөнәрчелеккә өстенлек бирдек.

- Х-нчы юбилей фестиваль башкалардан нәрсә белән аерылды?

- Беренчедән, төрледән-төрле остаханәләр һәм очрашулар 2 тапкыр күбрәк оештырылды. Әлеге зур сан малайлар һәм кызларның үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карау, күрсәтү өчен булдырылды. Җыенга күп кенә кунаклар чакырылды. Ә бу үз чиратында фестивальгә аерым бер дәрәҗә биреп тора.

- Уку-укыту һәм күңел ачу программасының үзенчәлеге турында сөйләсәң иде.

- Фестиваль территориясенә «Сәләт-Имәнкәй» һәм «Сәләт-Шәхес» аланнары килгәч, алар өчен махсус Welcome Tour, барлык аланнар өчен тарихи музейда экскурсия үткәрелде. Рәсми ачылу тантанасы да үзен көттермәде. Махсус кунаклар, җитәкчеләр катнашучыларны сәламләделәр, аларга файдалы киңәшләр бирделәр. Рәсми өлеш тәмамлануы белән балалар остаханәләргә һәм очрашуларга таралышты. Әйе, белем алу бик яхшы нәрсә, әмма күңел ачу турында да онытырга кирәк түгел. Гореф-гадәтләрне онытмас өчен, мәйданда зур Сабантуй бәйрәме оештырылды. Фестивальнең кичке өлеше дә бик эмоциональ булды дияргә кирәк. Әлеге мохитне тудырырга зур концерт ярдәм итте. Биредә катнашучылар үзләрен КВН уенында, җыр һәм биюдә сынады. Нәкъ менә концерт дәвамында барлык аланнар үз җырларын һәм биюләрен тәкъдим итте.

- Куйган максатларга ирешә алдыгызмы? Нәрсә яки кем ярдәм итте?

- Бик җиңел сорау түгел... Тик бер әйбер әйтә алам: барысына да җыен бик ошады. Ахырда шактый гына уңай фикерләр ишеттем. Бу үз чиратында күбесен аңлата. Куйган максатларга ирешергә, әлбәттә, җитәкчелек бик нык ярдәм итте. Бу мәсьәләдә тәҗрибә дә зур роль уйнады дияргә кирәк. Әлеге масштаблы чараны без берничә ел рәттән оештырабыз. Шуңа күрә ниндидер зур авырлыклар килеп чыкты дип әйтә алмыйм.

- Фестивальдә 300дән артык бала катнашты. Мондый форматтагы фестивальләр яшьләр өчен актуальме? Ни өчен аларның күбесе Сәләт аланнарын сайлый?

- Шәхсән минемчә, алар бик актуаль. Бәләкәй генә серебезне бераз ачыйк, икенче елга әлеге җыенны 1 көнлек итеп түгел, ә 3 көнлек дип уздырырга план корабыз. Күбесе белгәнчә, Сәләт аланнары башка лагерьләрдән шактый гына аерыла. Моның турында безнең сменаларда 1 тапкыр булса да булган балалар белә. Бездә белем бирү программасына аерым басым ясала. Төрле сессияләр, остаханәләр, очрашулар үткәрелә. Ә аларны Татарстанның, Россиянең танылган шәхесләре алып бара. Әмма, күңел ачу программасы да 2-нче планда калмый.

- Киләсе елда нинди яңалык кертергә уйлыйсыз?

- Икенче елда без барысын да шаккаттырырга телибез. Планнарда тормышка ашырырга кирәк булган идеяләр шактый. Программага күбрәк этника һәм музыка өстеси килә.