25-кә аяк басабыз яки 2018-гә нокта куелды кире кайтырга

Делам шаг в 25-ый или ставим точку на 2018

Каникуллар күптәннән тәмам һәм Сәләтнең җәйге сменаларына нәтиҗәләр ясау, киләчәккә планнар кору вакыты җитте! Бүген исә, 16-нчы сентябрь көнне Сәләт Йортында җәйге аланнарның эшчәнлеге буенча йомгаклау конференциясе узды.

Әлеге киңәшмәдә барлык аланнарның директорлары, өлкән әйдаманнары һәм методистлары катнашты. Һәрбер кеше үзенең уй-фикерен, тәкъдимнәрен әйтеп калырга ашыкты. Аланнар эшчәнлегенең барлык уңышлары һәм уңышсызлыклары, җиңүләре һәм җиңелүләре, уңай һәм тискәре яклары очрашуда катгый анализ аша узды... Катнашучыларның яшь аралыгы, географиясе, уку-укыту, оештыру моментлары, кадрлар белән тәэмин ителеш һәм, әлбәттә, кире элемтә буенча очрашуда сөйләшенде, яңа фикерләр яңгырады.

Игорь Смирнов («Сәләт-Акбүре» һәм «Сәләт-Аршан» аланнары директоры):

- «Сәләт-Акбүре»гә, гомумән, 17-18 яшьлек сәләтле үсмерләрне җәлеп итүне кулаерак күрәм. Шулай ук, спорт уеннарын киметеп, уку-укыту программасын камилләштерсәк яхшырак булыр иде, минемчә. Чөнки спортка вакыт бик күп бирелә, һәм катнашучылар үзләрен шушы өлкәгә басым ясалган сменага эләктек дип хис итә башлый... Яңалыкларга килгәндә, «Сәләт-Акбүре» аланының кышкы сменасын да булдыру планда бар.

Конференция бетәргә берничә минут кала безгә Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та кушылды: «2018-нче елгы сменаларга «Сәләт-Аршан» белән шәп нокта куелды. Сәләт барлыкка килгәннән бирле бу җәй иң зур һәм кызыклы җәйләрнең берсе булды! Ә икенче, юбилей елга безнең планнар һәм максатлар тагын да масштаблырак. Әлегә исә Президенттан ризалык хатын көтәргә генә кала... Сәләтнең 24-нче сезоны өчен барыгызга да чиксез рәхмәт!»