Александр Терентьев: «Сәләттә яшьләр татар телен һәм традицияләрне саклап калырга омтыла» кире кайтырга

Александр Терентьев: «В «Сәләт» молодежь стремится к сохранению языка и традиции татарского народа»

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев Х Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының LEADERS BILER FORUM сменасы катнашучылары белән очрашты.

Чарада лидерның нинди сыйфатларга һәм үзенчәлекләргә ия булырга тиешлеге турында сөйләштеләр. Тормышта һәм эшмәкәрлектә ничек уңышка ирешергә? Яшьләр сәясәт эшләрендә катнашырга тиешме? Сәлкешләр Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасарына үзләрен кызыксындырган шушы һәм башка сорауларны юллады. Җәмгыятьтә лидерның әһәмиятенә аерым игътибар бирелде.

«Форумга фикерле, аңлы балалар җыелган. Үсеп килүче буынның үз идеяләрен тәкъдим итүе бик мөһим, чөнки киләчәгебез алар кулында. Республикада яшьләрнең инициативасы инде уңышлы тормышка ашырыла», – дип әйтте Александр Терентьев.

Сәләтнең барлыкка килүе һәм киңәюе дә актив татар яшьләр инициативасы булуын билгеләп үтте ул. Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе урынбасарының сүзләренчә, хәзерге вакытта берләшмә дәүләт үсешенә уңай йогынты ясаучы мөһим хәрәкәт статусына ия.

«Сәләт – зур тату гаилә ул. Фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән кешеләре дә бик күп. Шунысы мөһим, алар үзләрен Сәләт мохитендә тәрбияләнүчеләр дип саныйлар. Биредәге кешеләр һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итә. Моннан тыш, кызыклы социаль инициативалар да тәкъдим итәләр. Хәзерге вакытта Сәләт – талантлы балаларны табу, аларга үз сәләтен камилләштерергә ярдәм итү өчен сыйфатлы мәктәп. Биредә сәлкешләр дуслык һәм татулыкның кыйммәтен аңларга өйрәнә. Татар телен һәм традицияләрне саклап калырга омтыла башлый», – дип билгеләп үтте Терентьев.

Исегезгә төшерәбез, 29 июльдә Биләр музей-тыюлыгында Х Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы кысаларында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Бөтенроссия «Экотренд» сменасы башланды. Масштаблы чарада илнең 17 төбәгеннән җыелган активистлар катнаша. Балалар экология юнәлешендәге иң кискен дөньякүләм проблемаларны барлый, аларны хәл итүнең ысулларын тәкъдим итә.