Камал театры артистлары Сәләттә ял итәләр кире кайтырга

Артисты театра им. Г.Камала отдыхают душой вместе с нами

Сәләт берләшмәсе һәм Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия тетары – күптәнге партнерлар һәм якын дуслар. Әлеге театрның артистларын һәрчак бик шатланып үзебездә кабул итәбез. «Иске казан җыены» фестивалендә Эмиль Талипов, Миләүшә Шәйхетдинова һәм Гөлчәчәк Хамадинурова катнашучылар белән очраштылар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Катнашучылар: Ничек сезгә Сәләт?

Эмиль Талипов: Сәләттә мин беренче тапкыр. Ләкин сезнең турында бик күп ишеткәнем бар. Сез монда вакытыгызны шундый күңелле үткәрәсез, бик бәхетле балалар икәнсез.

Миләүшә Шәйхетдинова: Минем балам биредә ял итә, Иске Казан аланында. Һәр җәйне бирегә җибәрәм, сездән бик кәнәгатьмен.

Гөлчәчәк Хамадинурова: Күңелле биредә! Күңелгә рәхәт!

Катнашучылар: Театрга килеп эләгү тарихын сөйләп үтегез әле.

Эмиль: Мин җәяү килдем. (Көлә) Шаярам-шаярам, әлбәттә. Әти-әнием укытучылар иде, алар мине төрле иҗади чараларга йөртәләр иде. Иҗатка мәхәббәт шуннан башланып киткәндер күрәсең. Үсә төшкәч хоккейчы булырга хыялландым. Тик язмыш мине барыбер театрга алып килде. Бер дә үкенмим! Эшемне бик яратам.

Гөлчәчәк: Әти-әнием артистлар, кечкенәдән сәнгать белән яшәдем. Сәнгать дөньясында тудым дисәк тә дөрес булыр. Балачактан ук әти-әниемә ияреп театрга йөри идем. 7-нче сыйныфта укыганда Уфага Галиәскәр Камал театры килде һәм мин гашыйк булдым. Чын-чынлап әлеге сәнгатькә гашыйк булдым! «Эх, шушы артистлар кебек сәхнәдә бер генә уйныйсы иде!» – дип уйлаган идем, хыялым чынга ашты.

Миләүшә: Минем әтием дә актер: Тинчурин театрында эшләде. Инде 2 яшемнән гастрольләрдә йөри башладым. Шул 2 яшемдә беренче тапкыр сәхнәгә мендем, 8 яшемдә беренче ролемне уйнадым, телевидениедә балалар өчен тапшырулар алып бардым. Театрдан башка тормышым барлыгын хәтерләмим дә. Әмма үзем актриса булып китәргә һич теләмәдем, бу тормыштан инде туйган идем. Тик язмышның сиңа үз планнары: Фәрит һәм Марсель абыйлар курс җыйдылар. Институтта беренче тапкыр! Барып карап кына килим әле, дим. Кызыкмы икән анда, юкмы дим. Шул көннән бирле Камал театрыннан башка узган көнем юк.

Катнашучылар: Театрдан тыш буш вакытта ни белән шөгыльләнәсез?

Миләүшә: Ой, театрда буш вакыт бик сирәк була. Менә бүген дә безнең ял көне. Сәләтле балалар белән аралашу үзе бер ял ул, сөенеп килдек яныгызга. Буш вакытымда шәхсән үзем китап укырга тырышам, кинолар карыйм, футболны үлеп яратам, футбол карарга йөрим.

Эмиль: Ә мин хоккейны үз итәм! Элек профессиональ рәвештә шөгыльләнә идем, төрле травмалар аркасында бу уеннан баш тартырга туры килде. Чыннан да, артист кешенең буш вакыты бик аз була. Мин үзем саф һавада йөрергә тырышам, дуслар белән бильярд уйнарга йөрим, гаиләм, якыннарым белән аралашам.

Катнашучылар: Ә шәхси тормышка театр ничек тәэсир итә?

Эмиль: Бик зур тәэсире: һич өйләнә алмыйм! (Көлә) Театрда мин иң карты һәм иң ялгызы. (Көлә)

Гөлчәчәк: Әти-әнисе театрда эшләүче балаларга авыргарак туры килә шул. Гастрольләрдә йөргәндә бала инде үсеп бетә, тәпи китә, мәктәп яшенә җитә. Һәр бала ата-ана назын тоеп яшәргә тиеш. Шуңа да вакытыңны дөрес бүлә белергә кирәк.

Катнашучылар: Спектакль уйнаганда булган кызыклы вакыйгаларны исегезгә төшерегез әле.

Эмиль: Минем сәхнәдә гел чалбар ертыла. Гел-гел инде менә. Беренче рәттә бер апа утыра иде: «Улым, алай итмә инде», – дигәне әле дә хәтердә.

Гөлчәчәк: Мин гел сәхнәдә чыгарга онытам. Минем чыгыш җитә, ә мин чәй эчеп утырам икән. Исемә кылт итеп төшә дә йөгерәм инде аннары.

Озын сүзнең кыскасы, очрашу бер сулышта һәм бик күңелле үтте. Кунакларыбызга рәхмәт! Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия тетарын 110 еллык юбилее белән ихлас котлыйбыз!