ARTS BILER FORUM. Иҗат дөньясына рәхим ит! кире кайтырга

ARTS BILER FORUM. Окунись в мир творчества!

3–8 июль көннәрендә Биләр дәүләт тарихи-археология музей-тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сəлəт» яшьлəр уку-укыту форумының ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество) сменасы узачак. Гаризалар кабул итүне башлыйбыз!

Смена 2018 нче елдан бирле оештырыла, Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Нургали улы Миңнеханов йомышы һәм ярдəме белəн үткəрелə.

Форумның төп максаты – сəлəтле балаларның, яшьлəрнең, остазларның музыка, бию һəм театр сəнгате өлкəсендə иҗади потенциалын ачу, үстерү, гамəлгə ашыру мәйданчыгын булдыру.

Музыка, бию, театр – шушы 3 юнәлеш буенча эш алып барыла. Катнашучылар иҗат лабораториялəрендә шөгыльләнә, белгечләр белән аралашып, аларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен ишетә, үз сәләтләрен күрсәтә, башка катнашучылар һəм экспертлар белəн һөнәри элемтәләр булдыра алачак. Шушы максаттан, форумның уку-укыту программасы нигезендә быел да һәр юнәлеш өчен (һәрбер юнәлешнең үз экспертлары) берьюлы берничә иҗади лаборатория эшли. Анда катнашучылар Форумда сайлап алу нәтиҗәләре аша алына.

Бу елның төп яңалыгы — форумда катнашучыларның җитәкчеләре өчен уку-укыту программасы каралган.

Форумда катнашу шартлары:

Аерым башкаручылар да, коллективлар да катнаша ала. Катнашучыларның яше — 12–22 яшь. Форумда катнашу өчен www.selet.biz сайтында билгелəнгəн үрнəктəге гариза тутырылырга тиеш. Иҗади номерның (һәр юнәлеш өчен дә) һəм спектакльнең (театр юнəлеше өчен) видеоязмасын җибəрергə кирəк. Моның өчен видеоны YouTube, Google Диск яисə башка интернет челтәрләрендә урнаштырырга һəм аның сылтамасын гаризада күрсəтергə кирəк.

Форум 3 этапта үткәрелә:

1 нче этап – «Катнашучылардан гаризалар кабул итү»: 2022 нче елның 5 нче апреленнəн 14 нче маена кадəр.

2 нче этап – «Читтəн торып сайлап алу этабы»: 2022 нче елның 20 нче маеннан       30 нчы маена кадəр. Эспертлар комиссиясе Форумга катнашучыларны тапшырылган гариза, анда күрсəтелгəн казанышлар həм видеоязмалар нигезендәге конкурс нәтиҗәсендә сайлап ала.

3 нче этап – «Төп этап. Форумда катнашу»: 2022 нче елның 3 нче июленнəн 8 нче июленə кадəр. Форумның уку-укыту һәм мәдәни программаларында катнашу: остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, иҗади лабораторияләр һәм лабораторияләрнең нәтиҗәсе буларак гала-концерт. Форум кысаларында катнашучыларның җитәкчеләре өчен уку-укыту программасы каралган.

ARTS BILER FORUM-ның үткәрелү тәртибе, шартлары һәм нигезләмәсе белән биредә таныша аласыз. НИГЕЗЛӘМӘ