Сәләт форумы командасына кушыл! кире кайтырга

Стань частью команды Форума Сәләт 2017!

«Изге чишмә» – Сәләтнең гадәти сменасы түгел.  «Изге чишмә» –  Сәләтнең иң масштаблы проекты – Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы тарихына үз исемеңне язып калдыру дигән сүз. 2 форум=2 смена. Беренче смена, гадәттәгечә, Биләрдә, 3-15-нче июль аралыгында, икенчесе – 22-30-нчы июльдә үтәчәк.

«Изге чишмә»дә 16 яшьтән олырак теләк белдергән һәр кеше катнаша ала. Татар телен белергә яки өйрәнергә омтылырга тиеш. Форумның оештыручылар комитетында эшләү яңа мөмкинлекләр ачарга сәләтле.

Смена ике өлешкә бүленә: форумга әзерлек һәм аны үткәрү. Бик күп кызыклы чаралар да планлаштырылган, алар катнашучылар өчен рәхәт һәм күңелле сюрприз булыр. «Изге чишмә»нең һәр көне учак һәм аның тирәсендә башкарылган җырлар белән тәмамлана. «Палатка, учак һәм гитара» җыры – Сәләт традициясе.

Форум кысаларында һәр волонтер үз юнәлешен таба ала:

- Спорт программасы;

- Балалар бакчасы;

- Уку-укыту программасы;

- Штаб;

- Атташе;

- Протокол хезмәте;

- Склад;

- HelpDesk;

- Сәләт ветераннары форумы;

- Махсус проектлар.

Эмиль Шәйдуллин, сменаның директоры:

- 2015-нче елда миңа сменанының директоры булырга тәкъдим иттеләр. Ул вакытта минем өчен бу яңа юнәлеш иде. Әле ул елны алан яңа форматта, «Изге чишмә 2.0» буларак эшли башлады. Сменаның директоры булуны үзем өчен кызыклы юнәлеш дип таптым. Нәтиҗәсе – инде өченче тапкыр барам!

«Изге чишмә» башка аланнардан мохите белән аерылып тора. Аны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Моны үзеңә тоеп карарга кирәк! һәр катнашучы бер-берсен тулыландыра, табигатьтә ял итә, уйный-көлә. Сезне дә көтеп калабыз! Сезгә ошар, шигем юк!

Смена катнашучыларының беренче исемлеге инде билгеле, икенче исемлек исә иртәгә чыгачак:

1. Диана Фәррахова 
2. Адилә Хәйруллина 
3. Наилә Хананова 
4. Гүзәл Харисова 
5. Алсу Хәсәнҗанова 
6. Адилә Хәсәнова 
7. Ләйсән Хәсәнова 
8. Диләрә Шагиева 
9. Миләүшә Шәрәпова 
10. Айнур Шәрәфутдинов 
11. Алинә Хәмидуллина 
12. Настя Мещерякова 
13. Мәһдиева Рабига 
14. Дилбәр Мостафина 
15. Ләйсән Мөхитова 
16. Алия Нигъмәтҗанова 
17. Азалия Рахматуллина 
18. Ләйсән Салимова 
19. София Соколова 
20. Зәйнәб Гәрәева 
21. Динә Гафурова 
22. Алинә Гыйниятуллина 
23. Ермиева Камилә
24. Айсылу Закирова 
25. Регина Ибраһимова 
26. Ильгина Исмәгыйлева 
27. Райхан Колунчукова

Котлыйбыз! 

Волонтер булып катнашу өчен гаризалар биредә кабул ителә. Кушыл, дустым! Смена турында тулырак: vk.com/izge_chisma.