«БикаФест». Әдәби юнәлешкә бәя бирәчәк жюри исемнәре билгеле кире кайтырга

«БикаФест». Известны имена членов жюри поэтического направления

«БикаФест»ның әдәби юнәлешендә чыгышларга кем бәя бирәчәк? Җавап инде билгеле! Жюри әгъзалары белән танышуыбызны дәвам итәбез.

Рәмис Аймәт - казыйлар шурасы рәисе, татар шагыйре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Луиза Янсуар - Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, журналист, Саҗидә Сөләйманова, Муса Җәлил исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Bella» халыкара премиясе иясе

Йолдыз Миңнуллина - шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Резедә Гарипова - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының куючы режиссёры.

Миләүшә Шәйхетдинова - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты, педагог.