«БикаФест». Музыка юнәлешенең жюри әгъзалары белән таныштырабыз ← кире кайтырга
«БикаФест» башланырга санаулы көннәр калып бара. Фестивальдә музыка юнәлеше буенча бәя бирәчәк жюри әгъзалары белән таныштыра башлыйбыз.
⠀
Римма Ибраһимова – казыйлар шурасы рәисе, татар эстрада җырчысы, Татарстан АССРның атказанган һәм халык артисты. Муса Җәлил премиясе лауреаты.
Зәйнәб Фәрхетдинова - татар эстрада җырчысы, Татарстанның халык артисты, «Алтын Барс» премиясе, «Болгар радиосы», «Туган Тел» милли премиясе, «TMTV» телеканалы премияләре лауреаты
⠀
Илүсә Хуҗина - опера җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, халыкара һәм Рәсәйкүләм бәйгеләр лауреаты
⠀
Ләйсән Арсентьева - җырчы, автор башкаручы, композитор
⠀
Зәринә Вильданова - җырчы, автор башкаручы, халыкара һәм Рәсәйкүләм бәйгеләр лауреаты
⠀
Рәсим Фасихов - Музыкант, автор башкаручы, җырчы, композитор.
⠀
Ильяс Гафаров - Музыкант, Ittifaq төркеме лидеры, Yummy Music лейблына нигез салучы