«БикаФест» – музыка һәм нәфис сүз дөньясы! ← кире кайтырга
Сәләт дөньясы гөрләүдән бер дә туктамый. Бер проект бетәргә дә өлгерми, инде икенчесе башлана!
Менә Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигырь фестиваленә дә гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге фестивальгә быел инде 18 яшь тула, ләкин катнашучылар саны елдан-ел артып тора. Ул Сәләт Клубы һәм «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырыла.
Быел «БикаФест»ның төп этабы һәм Гала-концерты 7-8-нче декабрьдә Сәләт йортында узачак.
Фестиваль ике төрле юнәлештә уза. Ул да булса, музыка һәм әдәбият. Катнашучылар үзләрен төрле номинацияләрдә сынап карый ала. Музыка юнәлешенә килгәндә, 4 номинация каралган:
1. Иң оста автор-башкаручы.
2. Иң оста коллектив-башкаручы.
3. Татар халык җырын иң оста башкаручы.
4. Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы.
Ә әдәби юнәлешкә менә нинди номинацияләр карый:
1. Үз әсәрен яттан иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).
2. Башка автор әсәрен яттан иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).
Бәйгедә 12дән алып 22 яшьлекләр катнаша ала. Шунысы кызык: фестиваль конкурс программасы белән генә түгел, ә кызыклы остаханәләр белән дә җанландырылган. Шуңа күрә монда килүчеләр көч сынашу белән бергә, үзләре өчен яңа белем дә туплый алачак.
Быелгы «БикаФест»тан нәрсә көтәргә соң? Бу сорауга фестивальнең җитәкчесе Айгөл Вәлиуллина җавап бирде:
- Яңалыкларга килгәндә, быел без үзенчәлекле остаханәләр әзерләдек. Уку-укыту программасына күбрәк интерактив уеннар керттек. Шулай ук Гала-концертка кагылышлы яңа фишкаларыбыз да бар. Мәсәлән, чакырылган яшь талантлы шәхесләребез. Әлегә исемнәрен әйтмим – сер булып калсын! Гадәттәгечә, «Татар халык җырларын иң оста башкаручы» һәм «Академик вокал» номинациясендә катнашучылар күбрәк була. Әдәби юнәлештә ике номинациядә дә бик теләп катнашалар. Гомумән алганда, быел да катнашучыларыбыз күп булыр дип уйлыйбыз.
Гариза тутырырга инде күптән вакыт! Декабрьдә сәләтлеләр исемлеге тагын да тулыланачак. Шуңа күрә барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!