BILER FORUM

1997нче елдан башлап, Сәләт изге Биләргә – ата-бабаларыбыз җиренә кайта.

200 кешелек җыен булып башланган чара бүген Татарстан шәһәр-районнарыннан, Россиянең 30-дан күбрәк төбәгеннән һәм чит илләрдән елына 15 мең кешене берләштерә торган халыкара форум дәрәҗәсенә кадәр үсте. 35 чатыр, 230 палатка, төрле арт-объектлардан торган шәһәрчеккә әйләнде. Сәлкешләргә белем бирү өчен форумга 450гә якын спикер чакырыла, форумны оештыруга 500дән артык оештыручы җәлеп ителә.


2018-нче елдан башлап, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән, «Cәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумы 6 сменада уза. Һәрберсенең үз юнәлеше, үз максаты.


SOFT SKILLS BILER FORUM.

Монда аралашу сәләтен, командада эшләү, шәхси нәтиҗәлелек, тәнкыйди фикерләү кебек сыйфатларны үстерүгә зур урын бирелә, конкуренциягә сәләтле шәхесләр тәрбияләнә. 


ARTS BILER FORUM – иң иҗади форум. Биредә иҗатның өч өлкәсе – музыка, бию һәм театр бергә кушылып, өр-яңа дөнья барлыкка китерә. Бу – сәләтеңне күрсәтү, иң яхшы остазлардан белем алу, хыялларыңны тормышка ашыру дөньясы.


SELET BILER FORUM – 1997-нче елдан башлап, сәләтлеләрне үзенә җыя, Сәләтнең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясала торган традицион форум. Белем алу, спорт, иҗат, “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” уены, интеллектуаль турнир, кечкенәдән үк Сәләт белән таныштыра торган “Бәләкәч” программасы, экология юнәлеше, һөнәр сайлауда ярдәм, тарих, тел, гореф-гадәтләр – монда барысы да урын таба.    


IT BILER FORUM. Мәгълүмати технологияләрнең актуальлеген дәлилли торган форум. Инновацион продуктлар, роботлар, компьютер технологияләре, мобиль кушымталар, ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профильле остаханәләр – барысы да IT BILER FORUM-да.


LEADERS BILER FORUM лидерлык сыйфатларын үстерүгә багышланган. Әлеге форум Россия укучылар хәрәкәте белән берлектә оештырыла, шәхси һәм мәктәп үзидарә органнарының үсешендә кызыксынган балаларны берләштерә.


МШТ BILER FORUM

Әлеге смена Сәләтлеләр Университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм 6 өлкәдә – фән, сәнгать, эшмәкәрлек, иҗтимагый иҗат, спорт һәм техникада шәхси үсеш алырга теләгән сәләтле балаларны һәм яшьләрне берләштерә.

6 форумов. Сотни друзей и знакомых. Тысячи улыбок. Безграничное счастье. Это-BILER FORUM.