М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» конференциясе – яңа форматта кире кайтырга

Конференция М.И. Махмутова «Фэнсар» – в новом формате

М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе конференциясендә катнашучылар игътибарына!

Эпидемиологик ситуация булу сәбәпле, конференциягә эшләрне кабул итү 30-нчы апрельгә кадәр озайтыла. Гариза бирү һәм катнашу тәртибенә дә үзгәрешләр кертелә.

Һәр катнашучыга боларны эшләргә кирәк:

1. Үз чыгышыңны видеога төшерергә. Кадрда чыгыш ясаучы һәм презентация күрсәтелә торган компьютер (ноутбук) булырга тиеш (әгәр презентация булса). Чыгыш 7 минуттан да артмасын. Видеоның форматы – mp4.

2. Видеороликлы файлны «облачное хранилище»га (Google Диск, Яндекс.Диск һәм башкалар) кертергә. Файлны керткәннән соң, сылтамасын (ссылка) алырга.

3. selet.biz сайтында «Фәнсар» мәктәбе конференциясе» дигән төймәгә басып, анкетаны тутырырга һәм видеороликка сылтаманы беркетергә. Әгәр катнашучы анкетасын элегрәк тутырган булгансыз икән, видеороликка сылтаманы fansar@selet.biz электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Жюри әгъзалары видеочыгышларны 15-нче майга кадәр караячак. Аннары комиссия һәр эшкә баллар куя һәм җиңүчеләрне билгели. 18-нче майда конференция нәтиҗәләре сайтка куелачак. Җиңүче һәм призерларның дипломнары, фәнни җитәкчеләрнең грамоталары 20-нче майдан соң электрон почталарга җибәрелә.

Конференция, юнәлешләре, катнашу шартлары турында тулырак selet.biz сайтында ПРОЕКТЛАР бүлегендә укырга мөмкин.