ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр форумы дәвам итә кире кайтырга

Продолжается Форум молодых предпринимателей стран ОИС

17-нче май көнне ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр форумы үз эшчәнлеген ИТ-паркта дәвам итте. Бу юлы катнашучыларны 4 уку-укыту сессиясе көтә иде. 

Никита Подлипскийдан булган «The Startup Vibe: A Joint Digital Venture» исемле сессиядә ктанашучылар спикер белән берлектә үзләренең эшмәкәрлек тәҗрибәсе белән уртаклаша алдылар. Биредә төп урынны кадрлар сайлый белү мөһимлеге, ялгышуларның да кирәкле булуы хакында сүз барды.

Михаил Карловның «When Borders Lose Meaning"Cross-national projects» сессиясе барышында ИТ индустриядә киң кулланыла торган терминнар турында сөйләштеләр. Интернетта барыбыз өчен дә таныш булган пицца сату бизнесы серләре аңлатылды.

 «KamaFlow» инвестиция фонды вәкиле Ярослав Шевцов «How do investors choose projects» сессиясендә инвесторларның игътибарын җәлеп итү, аларны ышандыру һәм хезмәттәшлек итү буенча шәхси киңәшләрен бирде.

«Сабантуй CEO Camp» акселераторы укучысы Эд Кевбрин, «Importance of pivots on example of existing start-up projects» дип аталучы сессиядә башлап җибәрүче Start-upper нишләргә тиеш дигән сорауга җавап бирде. Шулай ук бизнес башлауның төп схемасын сызды. 

Һәр лекция дә яшь эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирүгә юнәлдерелгән иде: Халыкара проект нәрсә ул? Инвестор проектларны ничек сайлый? Проектыңны аңа ничек дөрес тәкъдим итәргә?

«Әлеге форум – катнашучылар өчен генә түгел, ә спикерлар өчен дә бер дигән мөмкинлек», - дип белдерде Никита Подлипский.  «Шәхсән миңа, үзем дә эшмәкәр буларак, тәҗрибәм белән уртаклашу кызык булды. Шулай ук хезмәттәшлек өчен бер дигән кандидатлар да таптым», - ди Никита.

Уку-укыту программасыннан соң катнашучылар югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы директоры Антон Грачев белән очраштылар. «ИТ-парк исеменнән әлеге форумда катнашуыбызга бик шатмын. ИТ-эшмәкәрлек хакында бүгенге көндә барыбыз да беләбез, моның өчен Казанда ИТ-парктан да уңайлырак мәйданчык юктыр. Форум катнашучыларының иң кирәкле лекцияләрне иң кыска вакыт эчендә уку мөмкинлеге бар. Ә бизнеста бу бик мөһим», - дип белдерде Антон Грачев.

Исегезгә төшерәбез, форум ахырында иң яхшы дип табылган проектлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибарына тәкъдим ителәчәк.