Сәләт үсеше – клубларда кире кайтырга

Развитие Сәләт – в клубах

15-нче гыйнвар көнне Сәләт Йортында «Сәмрух» премиясенең 2017-нче ел нәтиҗәләре буенча «Ел клубы» номинациясе үзенең сайлап алу турларын тәмамлады. Әлеге мөһим булган номинациядә җиңү яулар өчен 7 клуб үз көчләрен сынады, ел дәвамында тормышка ашырган эшләрен жюри әгъзаларына тәкъдим итте. Бу кичне «Сәмрух» сәхнәсендә киләсе клубларның чыгышларын күзәтеп булды: 

- «Сәләт-Яшел Үзән» 
- «Сәләт-Зәй» 
- «Сәләт-Бөгелмә» 
- «Сәләт-Әлмәт» 
- «Сәләт-Азнакай» 
- «Сәләт-Аксубай» 
- «Сәләт-Казан» (12-нче гимназия). 

«“Сәмрух” премиясе өчен әлеге «Ел клубы» номинациясе бик мөһим дип саныйм. Сәләт клублары бары тик үткән елда гына актив оеша башласа да, бу хәл безне нык куандыра. Әйе, иң башта клуб саннары арта, тик шул ук вакытта, параллель рәвештә аларның сыйфаты өстендә дә зур эш алып барыла. Әлеге клубларның үсеше өчен без һәрвакытта да ярдәм кулын сузырга әзербез», – дип, билгеләде Тимур Сөләйманов. 

Чараны «Сәләт-Азнакай» клуб вәкилләре дәртле җырга урап башлап җибәрделәр . Алар фикеренчә, клубның төп вазыйфаларының берсе ул – клубка күбрәк яңа актив егет һәм кызларны җәлеп итү. Әлбәттә, кеше саны шулай ук мөһим роль уйный. Чөнки, акыллы «башлар» күбрәк булган саен, фикерләр дә, проектлар да шактый кызыклы, үзенчәлекле булырга тора. 

Киләсе булып, сәхнәдә «Сәләт-Әлмәт» клубын күзәтеп булды. Яшьләр үз чыгышларын «Нәрсә?Кайда?Кайчан?» форматында ясап, клубларының бик зирәк булганын дәлилләргә тырыштылар. 

Яшь булуына карамастан, киләсе клуб үзенең казанышлары белән жюри әгъзаларын бик тә куандырды. Сүз, әлбәттә, «Сәләт-Зәй» клубы турында бара. Ул, бары тик 2016-нчы елда гына оешкан булса да, тормышка ашырылган проектлары байтак. 

«Җәүдәт» исемле галәмне уйлап тапкан клуб турында да онытырга ярамый! Клубның вәкилләрен планеталарга тиңләүчеләр – «Сәләт-Аксубай». Үз чыгышларында һәрбер «планета» аңарга гына хас булган эшчәнлекләр белән таныштырып китте. 

Кыш айларында аеруча һәрбер сәлкеш шәмчекләрне сагынып яшидер. Ә менә «Сәләт-Казан» (12-нче гимназия) клубы барлык сәлкешләргә яраткан хис-кичерешләрне кабаттан бүләк итә алды. Үз чыгышларын алар «шәмчек» форматында тәкъдим итәргә булдылар. 

«Сәләт-Яшел Үзән» клубы исә һәрбер вәкилнең мөһим вазыйфалары белән уртаклашты. «Бары тик әлеге вазыйфалар бик сыйфатлы рәвештә үтәлсә генә, клуб зур уңышларга, казанышларга ирешә алачак», дип, фикер белдерделәр егет һәм кызлар. 

Чыгышларны йомгаклап сәхнәдә чын театральләшкән тамашаны күзәтеп булды. Аларның авторлары «Сәләт-Бөгелмә» клубы. Чыгышларының нигезенә алар кулдашларның эшчәнлекләрен салырга булдылар. Бары тик яхшы, көчле тандем булганда гына, алар яхшы нәтиҗәләргә ирешә алачакларын аңлатырга тырыштылар. 

«Ел клубы» номинациясенең мөһимлеге калган номинацияләрдән калышмый да, артыграк та түгел. Гомумән, «Сәмрух»та һәр номинация үзенчәлекле һәм кульминацион мизгелләргә бай. «Ел клубы» номинациясе мәктәп укучыларына киләчәктәге яңа уңышлары өчен көчле этәргеч», дип, ассызыклады Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов. 

Соңгы конкурс – блиц-опрос тәмамлангач, жюри әгъзалары киңәшләшеп, җиңүчене сайладылар. Хәзер катнашучылар һәм җанатарлар җиңүченең исемен белер өчен иң дулкынландыргыч, матур мизгелне көтәләр. 2018-нче елның 8-нче февралендә «Ел клубы» исеменә лаек булган клубны «Сәмрух» премиясенең тантаналы бүләкләү көнендә, Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә белербез. 

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» һөнәрханәсе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.