«Осталар бистәсе 2017» кире кайтырга

«Осталар бистәсе 2017»

9-26-нчы июнь аралыгында, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексевск районы, Биләр) инженерия юнәлешендә эшләүче «Осталар бистәсе» аланы узачак. Сменаның бурычы – балаларны фәнни-техник иҗат дөньясы белән таныштыру һәм сәләтләрен ачарга ярдәм итү.

Аланның командасы кызыклы да, файдалы да программа вәгъдә итә: ракета модельләре ясау, моторлы көймәләрдә узышлар, һава еланнары фестивале һәм тагын бик күп кызыклы чаралар.

Һәр катнашучы үзенең проектын уйлап табарга тиеш. Әлеге проект лагерь урнашкан әйләнә-тирәлектә чынга ашырырлык булсын. Кул эшләре, гравировка, конструкторлык, авиамодельләштерү, лазерлы технологияләр, электроника, 3D-модельләштерү кебек юнәлешләрдә сәлкешләр үзара көч сынаша алачак.

Программа «Университет Талантов» һәм Казан милли тикшерү һәм техника университеты-Казан авиация институтының Инженерия лицее белән бергәлектә үткәрелә.  

Сменаның әйдаманнары булып, гадәттәгечә, Сәләт хәрәкәте активистлары тора. Алар арасында Сәләт клубы кураторы Алия Әхмәтшина белән «Безнең фикер» татар телендәге дебатлар лигасы җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина да бар.

«Осталар бистәсе 2017» сменасы директоры Алия Вәлиева:

- Сәләт берләшмәсендә мин инде 10 ел, биредәге эшчәнлегемне сәлкештән башлаган идем, хәзер инде директор. Былтыр ике тапкыр өлкән әйдаман булып эшләдем, быел «Сәмрух» ел премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясендә лауреат булдым. Җитәкчелеккә ышанычлары өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Минем өчен «Осталар бистәсе» – яңа үсү ноктасы, уникаль мохиттә булу мөмкинлеге, кызыклы Сәләт дөньясы. Сәлкешләргә дә уңышлар теләп калам. Үзегезгә ышаныгыз, сезнең барысы да килеп чыгачак! portfolio-selet.ru гариза тутырыгыз, сменада күрешербез!