Безнең проектларда катнашыгыз! ← кире кайтырга
Бу атнага афиша белән танышыйк. Безнең проектларда катнашыгыз һәм дусларыгызны да чакырыгыз!
ДШ-ЯШМ, portfolio-selet.ru – Сәләт җәйге аланнарының гариза бирү кампаниясе.
ДШ-ЯКШ, selet.biz сайтында «Sanak-lab» лабораториясе сменасына гаризалар кабул итү дәвам ителә.
ДШ, 16.30, Сәләт Йорты – «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, Олимпиадалы программалаштыру.
Дәресләрне республикабызның әйдәп баручы студентлары, аспирантлары һәм укытучылары алып бара. Программа 12-18 яшьлек укучылар өчен каралган.
СШ, 16.00, Сәләт Йорты – «Сәмрух-2017». «Ел сәлкеше» номинациясе. Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу.
СШ, 16.30, Сәләт Йорты – «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе дәресләре.
ЧР, 17.00, Сәләт Йорты – «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «3d-модельләштерү».
ПН, 16.00, Сәләт Йорты – «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «Системалы администрацияләү».
ПН, 18.00, Сәләт Йорты – «Сәмрух-2017». «Ел өлкән әйдаманы» номинациясе. Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу.
ПН, 19:00, Сәләт Йорты – «Talkыш каләве» инглиз телендә узучы дискуссион клубның икенче очрашуы.
Төрле темаларга диалог форматында аралашу, фильмнар карау планлаштырылган. Spell battles, күренекле кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар да күздә тотыла.
ПН, 19:00 - «Фәнсар» мәктәбе, вебинар (информатика дәресе).
ҖМ - Саба районында Сәләт марафоны.
ҖМ, 16.30, Сәләт Йорты – «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «С++ синтаксисын өйрәнү».
ҖМ, 18.30, Сәләт Йорты – «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «Схемотехника».
ҖМ, 19:00 – «Фәнсар» мәктәбе, вебинар (физика дәресе).
ШМ, 9.20, Сәләт Йорты – «Бәләкәч» проекты дәресләре.
«Бәләкәч» проекты – әти-әниләре Сәләттә тәрбияләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җыючы һәм үстерүче проект ул.
ШМ, 16.00, Сәләт Йорты – «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе, «Сайтлар ясау».
ЯШМ, 11.00, Сәләт йорты – «Мирах» интеллектуаль лигасының финал уены.
Дәресләр «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены форматында уза.