Ф.С. Әбделганиев: «Сәләт ул – сәләтле, актив яшьләр армиясе» кире кайтырга

Ф.С.Абдулганиев: «Без глубокого увлечения молодежи наши задачи не будут решены»

Бүген, ягъни 4-нче июль көнне, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр «Татмедиа» агентлыгының конференц-залында V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы буенча пресс-конференция уздырылды.

Чараның төп спикерлары буларак Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Ф.С. Әбделганиев; Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры  урынбасары Р.М.Гарифуллин; «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының программа директоры Г.С.Усманова чакырылган иде.

Форум 2016-нчы елның 9-14-нче июль аралыгында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Алексеевск районында урнашкан Биләр музей-тыюлыгында үтәчәк. Биредә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Рәсәйнең дистәләгән төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән җыелган 5 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнашуы көтелә.

«Сәләт ул – сәләтле, актив яшьләр армиясе, республикабызның киләчәге, таянычы. Хакимият алдына куелган бурычларны без яшь буын ярдәменнән башка гына чынга ашыра алмыйбыз. Сәләт белән дуслашуыбыз да юкка гына түгел. Әлеге тәрбия бирүче хәрәкәт аша без яшьләребезне республикабызның экологик торышы, халәте, табигате белән таныштыруны максат итеп куйдык. Сәләт форумы ул гадәти 6 көн генә түгел, ул – актив яшьләрнең үз позицияләрен танытуы!», - дип белдерде Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Солтан улы Әбделганиев.

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Гарифуллин Рөстәм Марат улы да Сәләт белән күптәннән таныш булуын, берләшмәнең сәләтле балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә алдынгылардан икәнен искәртеп узды. «Яшьләр хәрәкәтенә керткән зур өлешегез өчен, беренче чиратта, рәхмәт әйтеп үтәсем килә. Биләр музей-тыюлыгында «Дубок» дип аталучы лагерь бар иде. Бүгенге көндә ул «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге. Яшь галимнәр өчен әлеге үзәкне Сәләт торгызды, аның активистларының идеясе иде», - дип белдерде Рөстәм Маратович.

«Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов быел Форум яңалыкларга аеруча бай булу хакында сөйләде: «Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә» дигән тематиканы сайлап алуыбыз очраклы хәл түгел. «Сәләт» йортына кунакка килгәч Фәрит Солтанович экологик яктан Сәләт хәрәкәтенә кушылырга әзер булуын белдергән иде. Без бу мөмкинлекне кулдан ычкындыра алмадык! Балаларыбызга, яшьләребезгә, экологик тәрбия бирү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү – иң әһәмиятле төшенчәләрнең берсе. Ә традицияләргә килгәндә, быел да республикабыз башлыгы – Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чакырулы, аны да көтәбез»,  - диде Тимур Җәүдәтович.

Сәләт Форумының программа директоры Гүзәл Усманова, үз чиратында, чараның программасы белән таныштырды. «Барлык серләрне дә чишеп бетерәсе килми, әлбәттә. Форумда катнашучы 5 меңнән артык кеше арасында: 3500 кеше – фән олимпиадалары, конференцияләре һәм бәйгеләре җиңүчеләре – Татарстан Республикасы һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән булган мәктәп укучылары, 1000 артык студентлар, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 200-ләп милләттәшләребез, 200-дән артык мөхтәрәм кунаклар, 200 Сәләт хәрәкәте «ветераннары» һәм 100-гә якын журналистлар көтелә. Уку-укыту программасы 5 зур блоктан тора: «ИТ», «Шәхси эффектлылык», «Карьера һәм уңыш белән идарә итү», «Үз кулларың белән» һәм «Эко-Татарстан». Программа кысаларында остаханәләр, квест, әдәби укулар, интеллектуаль,  иҗади һәм спорт чаралары каралган», - дип эчтәлекле итеп сөйләп бирде Гүзәл Усманова.

V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында күрешкәнгә кадәр, дуслар!