«Агыйдел» форумының географиясе елдан-ел киңәя кире кайтырга

География форума «Агыйдел» год за годом расширяется

II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» форумының географиясе елдан-ел киңәя. Былтыргы Самара, Ульяновск шәһәрләре; Киров, Пермь, Оренбург өлкәләре; Башкортостан, Марий Эл Республикалары рәтенә быел Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәре балалары да өстәлде. Кыргызстан татарлары тормышы, яшәү рәвеше, мәдәнияте һәм, әлбәттә инде, «Агыйдел» форумы турында «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге хезмәткәре Шәрәфетдинова Нурия Сәлим кызы белән әңгәмә кордык.

- Нурия Сәлимовна, «Туган тел» үзәге турында сөйләп узыгыз әле.

- Татарлар һәм башкортлар өчен булган «Туган тел» үзәге инде бик күптәннән яшәп килә. Быел аның эшчәнлегенә 26 ел тулды. «Туган тел» оешканнан бирле  биредә татар теле дәресләре укытам. Укучыларыбызның яшь аралыгы төрле: 6 яшьлек сабыйлардан башлап 24 яшькәчә кабул итәбез. Без укыткан 48 дәрестән торган курс эчендә алар татар телендә бик иркен сөйләшә алмасалар да, туган телләрен, милләтләрен хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Бүгенге көндә оешмабыз исәбендә 1000-гә якын укучы бар.

- Сез Татарстанда беренче тапкырмы?

- Юк, Республикагызда бик күп тапкырлар булырга туры килде инде. Җитәкчеләрегез, активистларыгыз оештырып торган шактый чараларда катнашабыз. Сезнең якларны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Биредә безне һәрчак ачык чырай, якты йөз белән каршы алалар. Олы рәхмәтемне белдерәм!

- «Агыйдел» форумы ничек сезгә? Тәэсирләрегез, хис-кичерешләрегез белән бүлешегез әле.

- Форумыгыз бик файдалы, күңелле, әзерлекле. Безнең делегациядәге балаларның яшьләре төрле. Шуңа 8 яшьлек балага проект эшчәнлеге бик үк аңлашылмаса да, күңел ачу программасы шәп булгач зарланмый. Безнең Кыргызстанда да мондый форумнар үткәрергә кирәк дип уйлап торам әле. Сезне дә чакырырбыз!

- Яшәү шартлары куркытмадымы соң?

- Юк, бар да әйбәт. Табигать кочагында үткәргән әлеге атнаны аннары да искә алып сөйләрлек булды.

- Балаларга теләкләрегез?

- Һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз! Хәрәкәттә – бәрәкәт! Кыргызстан татарлары янына кунакка килегез! Без сезгә һәрвакыт бик шат!