«Сәләт-Саба»ның сәләтле балалары кире кайтырга

Одаренные дети отдыхают в «Сәләт-Саба»

26-нчы июнь – 16-нчы июль аралыгында, Байлар Сабасы муниципаль районында урнашкан «Кояшкай» сәламәтләндерү лагере базасында «Сәләт-Саба 2017» профильле сменасы үтә. Әлеге алан үз кочагына Сабаның 70 сәләтле баласын, дистәләп әйдаман һәм укытучыларны җыйды.

Сәләт аланнарына хас булганча, биредә дә төрле юнәлештәге дәресләр, танылган шәхесләр белән очрашулар, остаханәләр үткәрелә. Төшке ашка кадәр сәлкешләр психология, персид теле, журналистика, КВН һәм ораторлык осталыгы дәресләренә йөриләр. Көннең икенче яртысында очрашулар башлана. Мәсәлән, «Идел» яшьләр журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова бүгенге яшь буынның шигърият һәм прозага булган мәхәббәте хакында сөйләде. «ТНВ» телеканалы алып баручысы Айзилә Батрханова шәхси уңыш формуласы белән бүлеште. КВНчы, Сәләт активисты Арман Костонян ораторлык осталыгы, публика алдында чыгыш ясау серләрен чиште.

Аланның бар территориясеннән шатлык нурлары бөркелеп тора: шат бала авазлары яңгырый, сөрәннәр ишетелә, биюләр кабатлана. Смена сәлкешләргә, чыннан да, бик ошый. Бу хакта журналистика дәресенә йөрүче балалар да бик тәмләп сөйләделәр.

Әхәтова Гөлдания, 13 яшь:

- «Сәләт-Саба» аланына барырга бик күптәннән хыялланып йөрдем. Тик төрле сәбәпләр аркылы әти-әнием лагерьләргә җибәрми торды. Бу җәйне исә хыялым тормышка ашты: мин биредә. Башта куркып калдым, чөнки биредәге балалар барысы да шундый сәләтле. Хәзер инде ияләшеп, дуслашып беттем. Кичке чаралар, квестлар бик кызыклы уза. Әйдаманнарыбызга рәхмәт!

Васильева Аделина, 16 яшь:

- Мин Шәмәрдәннән килдем, Сәләттә инде 3-нче тапкыр.  Дәресләр бик ошый, ә дәресләрдән тыш узучы чаралар, уеннар тагы да күбрәк шәбрәк. Миңа калса, «Сәләт-Саба» үзеңне эзләү һәм табу, сәләтеңне ачу урыны.

Билалов Ирек, 16 яшь:

- Беренче тапкыр мин Сәләт турында  телевизион тапшырудан ишеттем. Биредәге балаларны күреп әлеге алан белән бик кызыксындым. Үземә дә 2015-нче елда Сәләткә бару бәхете елмайды. Ул вакытта без Биләрдәге Сәләт форумында гына катнашсак, быел инде мин сменада ял итәм. Спорт белән мавыгам, форумда да спорт уеннарында аланымның данын яклыячакмын.

Сафина Сөмбелә, 15 яшь:

- Сәләт турында күптәннән хыяллана идем, яшем тулмау сәбәпле сайлап алу турын уза алмадым. Биредә үземне бар яклап күрсәтергә тырышам, кичке чараларда катнашам. Иң ошаган кичке чара «Минута славы» булды. Сәхнәдән күземне алмый дусларымның чыгышларын карап утырдым. Барлык егет-кызлар да бик сәләтле икән.

Динислам Гатиятуллин, 13 яшь:

- Сәләт башка лагерьләрдән әйдаманнары белән аерылып тора. Чаралар да барысы да бик кызыклы, мавыктыргыч. Һәр көнне дискәтүкне  зарыгып көтеп алабыз, рәхәтләнеп биибез. Озын сүзнең кыскасы, «Сәләт-Саба» – шәп!