Саубул, SOFT SKILLS BILER FORUM! кире кайтырга

До свидания, SOFT SKILLS BILER FORUM!

SOFT SKILLS BILER FORUM әле кайчан гына башланган иде, инде тәмамланды да. Кичә форумның ябылу тантанасы узды, ә бүген катнашучылар өйләренә таралышты.

Форумның дүртенче көнендә балалар, гадәттәгечә, уку-укыту сессияләрендә белем алды. Форум дәвамында даими рәвештә 10 тренер эшләде, алардан тыш, чакырылган спикерлар да остаханәләр уздырды. Мәсәлән, «Нәтиҗәле аралашу коралы буларак этикет» (Дилбәр Садыйкова), «Нәрсә ул бизнес-процесслар? Мантыйк һәм процесслар белән эшләүнең кагыйдәләре» (Зөһрә Абдуллина), «Низагларны хәл итү стратегияләре» (Екатерина Гурьева), «Әгәр мин үткәнгә кайта алсам» (Элина Насибуллина), «Күз курка, кул эшли: концерт ясау – идеядән алып, райдерга кадәр» (Регина Нуруллина), «Үз бизнесымны булдырырга телим» (Ләлә Бикчәнтәева) остаханәләре. Ә корылтайда берьюлы 400 бала өчен остаханә узды.

Төштән соң спорт чаралары дәвам итте. Шул ук вакытта сәлкешләр кич узачак иҗади концертка да әзерләнделәр.

Кич белән зур иҗади концерт һәм форумның ябылу тантанасы булды. Штаб җитәкчесе Айгөл Габдрахманова форумны рәсми рәвештә ябык дип белдерде, сәлкешләргә уңышлар теләде, әләмнәр төшерелде. Икенче форум 27-нче июньдә башланачак.