HAVA Projects фильмнар гына төшереп калмый, «Selet Media мәктәбе»ндә дә укыта ← кире кайтырга
Казанның беренче медиа-мәктәбе булып саналган «Selet Media мәктәбе»нә гаризалар кабул итү дәвам итә. Мәктәптә катнашу – язу осталыгын арттыру, фото-, видеосәнгать серләренә төшенү, продюсерлык белән шөгыльләнү, сәләтле кешеләр – таныган җәмәгать, сәясәт, спорт һәм мәдәният эшлеклеләре белән танышу, аралашу өчен бер дигән мөмкинлек. Мәктәпнең катнашучылары медиаиндустриядәге танылган шәхесләрдән һәм журналистика өлкәсендәге тәҗрибәле укытучылардан төрле остаханәләр тыңлаячак, Сәләт медиа-үзәге һәм HAVA Projects медиа-компаниясе хезмәткәрләреннән практик дәресләр алачак. HAVA Projects медиа-компаниясенең катнашучылары, эшчәнлеге, уңышлары хакында без сезгә хәзер үк сөйләргә әзер.
HAVA Projects медиа-компаниясе имиджлы роликлар әзерли, фото-, видеорепортажлар һәм кыскаметражлы фильмнар төшерә. Командада 15 кеше эшли. Алар барысы да үз эшенең осталары.
Элеккеге сәлкеш, әйдаман Илшат Рәхимбай һәм Сәләт Прага мәктәбе катнашучысы Алмаз Сәмигуллинның «Казан, мин яратам сине» дип исемләнгән проектлары, Екатеринбург шәһәрендә узучы «Кинохакатон» форумы экспертлары тарафыннан югары бәя алды. Шуның белән әлеге хезмәт Рәсәйнең әйдәп баручы продюсерлары персональ портфеленең 15 проекты эченә керде. Биредә егетләр танылган продюсер, бүген инде аларның остазлары Александр Шульгин белән танышканнар.
Бик тиздән аларның уртак хезмәтләре – дин, аның вәкилләре, авыл тормышы һәм яшәү мәгънәсе турындагы «Представь» кыскаметражлы фильм күрсәтеләчәк.
Режиссер Илшат Рәхимбай үз хезмәтенә тирән мәгънә салган: «Халыкны үстерү дигән төшенчә бар. Иҗат кешеләре сәнгать әсәре тудырганда «Халык моны аңламас», «Халыкка барып җитәр микән?» дигән шик белән яши. Тик бу примитив иҗат итәргә кирәк дигән сүз түгел. Мин алай эшләмәячәкмен, аң дәрәҗәсе дигән әйбер дә бар бит әле. Фильмнарым аша халыкның үсүен, аның үзаңы үсүен бик телим. Бу минем беренче максатымдыр да. Соңрак алар күбәер, мәгънәсе дә артыр, үсәр».
Ул арада инде алар икенче фильмны да төшереп бетерделәр. «Не верю» – кыскаметражлы комедия. Биредә гади бер кыз Г.Камал исемендәге театр актеры Ришат Әхмәдуллинга гашыйк булуы хакында бәян ителә.
Сәләт проектларында катнашыр өчен HAVA Projects командасына кушылырга, фото һәм видеосәнгатьне үзләштерергә телисезме? Алайса Сәләт медиа-мәктәбенә гариза калдырыгыз.