Тормышчан идеяләр fund.selet.biz сайтында чынга аша кире кайтырга

Идеи воплощаются в жизнь на fund.selet.biz
Инде икенче ел рәттән «Сәмрух 2017» ел премиясе өчен махсус fund.selet.biz cайтында бүләкләү фонды булдырыла. 

Fundselet – фикердәшләр очрашу урыны. Ул мөмкинлекләр мохите – биредә тормышчан идеяләр чынга аша. 

Нәкъ менә монда, Сәләт дөньясына, аның вәкилләренә битараф булмаган кешеләр финанс яктан ярдәм күрсәтә. Ул – Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясендә – йөзләгән сәләтле балалар һәм яшьләр, танылган шәхесләр, зур берләшмәбез әгъзалары хезмәтенә бәя бирү, эшчәнлеккә йомгак ясау, партнерларыбыз, проект авторлары һәм оештыручыларына рәхмәт сүзләре әйтү, кадерле махсус сыннар белән бүләкләү һәм матур тантананы булдырырга ярдәм итүче фонд. 

Бу елны уртак тырышлыкларыбыз белән «Сәмрух 2017» ел премиясенең бүләкләү фондында 151 200 сум туплый алдык! Әлеге җыелган сумма киләсе номинацияләрдә җиңү яулаганнар арасында бүленде: 

«Ел директоры» номинациясе 

«Ел өлкән әйдаманы» номинациясе 

«Ел аланы» номинациясе 

«Ел сәлкеше» номинациясе 

«Ел әйдаманы» номинациясе 

«Ел клубы» номинациясе 

«Ел кулдашлары» номинациясе 

«Сәләт җырлый» номинациясе 

Яшьләр үсеше өчен ярдәм кулын сузган, барлык битараф булмаган кешеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез! 
Тулы финанс хисапны сезгә монда тәкъдим итәбез.