Игорь Смирнов: «Балалар канәгать, димәк, безгә дә рәхәт!» кире кайтырга

Игорь Смирнов: «Дети довольны, а мы – тем более!»

Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә фән олимпиадаларына, ТДИ һәм БДИга әзерлек «Сәләт-Олимп» мәктәбе узды. Мәктәптә Татарстанның төрле  районнарыннан (Бөгелмә, Әлмәт, Казан, Азнакай, Зәй) 30 укучы катнашты.

Һәр катнашучы үзенә ошаган юнәлешне сайлап алып смена барышында укытучысы белән белем туплады. Җәмгыять белеме нигезләрен КФУ доценты, юридик фәннәр кандидаты Максим Валерьевич Воронин җиткерде, химия серләрен БДИга әзерләүче тренер Алмаз Азат улы Әхтәмов чиште, математиканы фән олимпиадалары тренеры Денис Валерьевич Ушанов аңлатты.

Дәресләр көннең 9 сәгатен алып тора. Тик бу мәгълүмат авыр кабул ителүгә китерми, чөнки дәресләрнең форматы төрле һәм кызыклы: язма эшләр язу, фильмнар карау, интеллектуаль уеннар, һ.б.

Смена ахырында һәр катнашучыга «Сәләт-Олимп» мәктәбе үтүен раслаучы таныклыклар тапшырылды. Яңа танышулар, дуслар, фикердәшләр, кызыклы формада белем алу, киләчәккә яңа планнар... Болар барысы да сменаның үзенчәлекле билгеләре.

Белем алуга багышланган смена мәдәни һәм спорт-сәламәтләндерү чараларына да бай булды. Башка сменалардан аермалы буларак, биредә без беренче тапкыр «Quiz» интеллектуаль уенын үткәрдек. Әлеге уен соңгы арада бик популярлашып китте. Балаларга ошады! Аларга әле тагын Изге чишмә буйларын урау бәхете тәтеде. Матур табигать фонында фотоларга төштеләр, саф һавада ял иттеләр.

Смена әйдаманнарның сәлкешләренә багышланган зур концерт белән тәмамланды.

Игорь Смирнов, Сәләт клубы президенты:

-         Быел «Олимп»ның 1-нче сменасыннан ук калдырмый килүчеләр дә бар иде. Моны белү бик рәхәт. Бу 4-нче смена, балаларга дүртенче тапкыр эмблемалы футболкаларны кидердек.

Аларга Сәләтнең тарихы, җәйге аланнары хакында да сөйләдек, күбесе Сәләт форумы белән бик кызыксынды.

Нәтиҗә: әйдаманнар составына да, укытучылар хезмәтенә дә ышанычлы «5»ле билгесе! Балалар канәгать, димәк, безгә дә рәхәт! (Көлә)

Алмаз Әхтәмов, химия укытучысы:

-         Смена шәп узды. Катнашучыларның белем дәрәҗәсе уртачадан югары, афәрин! Камиллекнең чиге юк диләр, шушы гыйбарәгә нигезләнеп алга таба хәрәкәт итәрбез. Сәлкешләр, укыгыз, тырышыгыз! Сезнең барысы да әйбәт булыр, мин ышанам!

Ләйсән Шәйхетдинова, әйдаман:

-         Сменага мин беренче тапкыр бардым. «Фәнсар»га килеп урнашкач «Ник без мәктәптә укыганда мондый мәктәпләр булмады икән?» дигән уй йөгереп узды. Бик кызганыч.

Балаларга мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмыйча Сәләт проектларында катнашуларын теләп калам. Бу яңа белемнәр генә түгел, яңа дус һәм танышлар дигән сүз дә. Алар сезгә барысы да киләчәктә кирәк булачак.