ИХО илләренең II Казан яшь эшмәкәрләр форумы кире кайтырга

II Казанский форум молодых предпринимателей стран ОИС

16-21-нче май аралыгында, Стратегик күрү төркеме тарафыннан 2015-2016-нчы елларда «Россия – ислам дөньясы» планын чынга ашыру кысаларында Татарстан Республикасы башкаласы Казанда ИХО илләренең җәйге халыкара яшьләр лагере һәм II Казан яшь эшмәкәрләр форумы үтәчәк. Чара Рәсәй һәм ИХО илләре өчен VIII Халыкара икътисади «KAZANSUMMIT-2016» белән бер вакытта уздырыла.

Форумны Ислам хезмәттәшлеген оештыручы Яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасының Хакимияте оештыра һәм гамәлгә куя. Чараның операторы:  «ИТ-парк» югары технологияләр сферасы технопаркы» Дәүләт автономияле учреждениясе ярдәме белән Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды.  Форумның эшчәнлеге барышында, Казанның  ИТ-паркы территориясендә махсус уку-укыту блогы алып барылачак: ИТ-стартапны үстерү өлкәсендәге остаханәләр, проектларны инвесторларга тәкъдим итү, инвест-сессияләргә әзерлек, һ.б.

Форумның программасы Татарстан Республикасы инвестицияләренә җәлеп итү һәм икътисадына зур үсеш кертү максаты белән   халыкара бизнес-берләшмә арасында элемтә булдыру һәм катнашучыларның иң яхшы проектларын билгеләүгә юнәлдерелгән. Әлеге проектларның иң-иңнәре 20-нче май көнне СТАРТ-АП ЭКСПО йомгаклау инвест-сессияләрендә һәм Рәсәй, ИХО илләре өчен VIII Халыкара икътисади «KAZANSUMMIT» чарасы кысаларында инвесторларга тәкъдим ителәчәк.

Лагерь һәм форумда 18-35 яшь аралыгындагы Ислам илләреннән, Рәсәй төбәкләреннән һәм бизнес-берләшмә вәкилләре булып саналган 100 кеше катнаша ала: алар ИТ-сферада стартап-проект авторы булырга тиеш. Катнашырга теләк белдерүчеләр гаризаны 2016-нчы елның 4-нче апреленә кадәр  www.oicyouthforum.tatar. сайтында бирә алалар.

Әлеге вакытта лагерь һәм форумга әзерлек кысаларында «Сәләт» йортында «Россия – ислам дөньясы» дип аталган дискуссия клубы төзелде. Аның мәйданчыгында халыкара актуаль сораулар буенча экспертлар белән фикер алышулар бара, актив яшьләр заманыбызның агымдагы проблемалары өлкәсендә альтернатив карарлар кабул итәргә өйрәнә.