Казанда «Сәмрух 2016» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узачак кире кайтырга

В Казани вручат премию «Сәмрух-2016»

16-нчы февраль көнне, 18:00, «Ак Барс» яшьләр үзәгендә (Казан шәһәре, Декабристлар ур., 1) Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче «Сәмрух 2016» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узачак. Сәләтнең 2016-нчы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак, берләшмәнең зур уңышларга ирешкән активистлары игълан ителәчәк, иң шәп проектлар билгеләнәчәк, Сәләт үсешенә алыштыргысыз өлешен керткән партнерлар һәм укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткереләчәк.

Премия Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә үткәрелә. 2016-нчы елда Сәләт проектларында 12 меңнән артык кеше катнашкан, аларның иң-иңнәре «Сәмрух 2016» ел премиясендә катнаша.

Быел Премия 8 номинация буенча тапшырыла:

- «Ел сәлкеше»

- «Ел әйдаманы»

- «Ел өлкән әйдаманы»

- «Ел директоры»

- «Ел аланы»

- «Ел клубы»

- «Ел паблигы»

- «Сәләт җырлый»

Җиңүчеләр исемнәрен мөхтәрәм кунаклар яңгыратып,  Сәмрух сынын тапшырачаклар:

- Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Ринат кызы Фазлыева;

- Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры урынбасары Илдар Ринат улы Мөхәммәтов;

- Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-хуҗалык министры урынбасары Айрат Ринат улы Гатиятов;

- Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гүзәл Азат кызы Шәрипова;

- Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров;

- Татарстан Республикасы экология министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Инесса Викторовна Яруллина;

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының  Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Рәис кызы Шакирова;

Шулай ук:

- Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев;

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова;

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты,      Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәфис Тимерхан улы Борһановның килүен дә көтәбез!

Тантананы Сәләт ветераннары Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татар радиосы» алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм җырчы Фәнил Вакказов алып барачак.

Махсус кунаклар – җырчы, «Алтын Барс» премиясе лауреаты   Алинә Шәрипҗанова, «Голос. Дети» проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәмәтҗанова.