«Ел сәлкеше» – Тимерхан Шәйхетдинов белән әңгәмә кире кайтырга

Интервью с «Сэлкешем года» – Тимерханом Шайхутдиновым

Сәлкеш – Сәләт дөньясында башкарыла торган иң беренче вазыйфа. Әлеге рольне үтүне ничек башлап җибәрсәң, оешмадагы алдагы «карьера» юлың да шулай үтәчәк. Нәкъ менә шуңа, «Сәмрух» премиясе кысаларында ел саен «Ел сәлкеше» номинациясе уздырыла да инде. Бу елны әлеге номинациядә җиңүче – Тимерхан Шәйхетдинов.

Синең өчен Сәләт ул – …

- Сәләт ул – яшьләр өчен файдалы өлкәләрдә глобаль эш алып бара торган оешма.

Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Ике ел дәвамында инде «Сәмрух» ел премиясенең икеләтә лауреаты булган  «Сәләт-Яшел Үзән» Клубы эшчәнлеген җитәклим. «Безнең фикер»,  «TALKыш кәләвә» проектларының активисты булам. Узган елдан  «Сәләт ВикиМәктәбе» проектының җитәкчесе вазыйфаларын башкарам.

Безнең оешмадан тыш, нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Шулай ук балалар иҗтимагый хәрәкәте һәм бала хокукларын яклау белән шөгыльләнәм. Татарстан Республикасы Балалар оешмалары советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе булам. Һәм Яшел Үзән шәһәре Укучылар советын җитәклим. Бу елдан Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараларын оештыруда да актив ярдәм итәм.

Синең Сәләттәге төп казанышың?

- Шиксез, «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүем

Синең өчен «Сәмрух» ул – ...

- Сәләт дөньясында узган елдагы эшкә нәтиҗә ясау чарасы

«Сәмрух» премиясендә җиңер өчен нинди 3 сыйфатка ия булырга кирәк?

- Кешелелекнең төп өч сыйфаты иясе булырга кирәк: гадел, намуслы һәм игелекле

Җиңүне көткән идеңме?

- Шулайдыр, мин җиңүгә юнәлгән идем

Үзең турында сөйләп кит.

- Тумышым белән Казаннан булсам да, Яшел Үзәндә яшим. 15-нче февральдә 17 яшь тула. 2008-нче елда, әлбәттә, Яшел Үзән 16-нчы мәктәбенең 1-нче сыйныфына кердем. Шул вакыттан гел «5» гә укыйм. Өстәмә рәвештә иҗтимагый эшчәнлек һәм сәхнә сәнгате белән кызыксынам.

Киләсе елда «Сәмрух» та катнашучыларга нәрсә теләр идең?

-  Башка катнашучыларны хөрмәт итеп, үзегезне җиңүгә әзерләгез.


«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» иҗат студиясе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.