IT BILER FORUM-ы ачылды кире кайтырга

IT BILER FORUM открыт

16нчы июль көнне Сәләт форумнарының дүртенче сменасы – IT BILER FORUM-ының ачылу тантанасы булып узды. Тантанада «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, шулай ук Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов, Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлык директоры Әнәс Кутуев һәм кебек кунаклар катнашты.

Чара Сәләт аланнарының бер-берсен сәламләүләре һәм үзләре белән таныштыруларыннан башланып китте. «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов катнашучыларга теләкләрен җиткерергә ашыкты, 2018нче елда Биләргә дүртенче тапкыр кайту белән тәбрик итте. «Без 22 ел элек бу җирлектә беренче орлыкларыбызны чәчкән идек. Алардан безнең күз алдында агачлар үсеп чыкты. Без – зур команда, һәм аның көче белән без барысына да ирешәчәкбез. Без бәхетле!» – диде ул.

Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов да җыелган аланнарга сүзен әйтмичә кала алмады: «Биләрдә үткәргән көннәрнең берсе дә бушка узмасын иде. Һәр көнегез яңа белем туплау, дуслар табу белән үрелеп барсын. Монда булган һәр кешене дә Сәләт гаиләсенә керүе белән котлыйм». Бу сүзләргә «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов та кушылды һәм изге Биләр җирендә игелекле эшләр кылырга чакырды. «Биләр тавы элек-электән килгән рухны саклый, үзендәге энергияне безгә дә тарата. Шуңа күрә дә без көчле һәм акыллы», – дип белдерде ул.

Алга таба сәлкешләр күңелле һәм кызыктыргыч уеннарда катнашу мөмкинлегенә ия булдылар. Чара төрле музыкаль күңел ачу бәйгеләре белән генә түгел, ә җыр-бию белән дә үрелеп барды. Ачылу тантанасы җанлы дискәтүк белән тәмамланды.