IT BILER FORUM: йомгаклау кире кайтырга

IT BILER FORUM: итоги

3-7-нче август көнне IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының бишенче сменасы - IT BILER FORUM узды.

IT BILER FORUM мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанган кешеләрне берләштерәчәк.

Смена дәвамында мәгълүматны нәтиҗәле эзләү һәм эшкәртүнең актуаль инструментларына, инновацияле продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллект тудыруга багышланган профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары эшләячәк. Танылган белгечләр катнашында уза торган дискуссия мәйданчыклары катнашучыларга 4-нче сәнәгать революциясе алып килә торган гаҗәеп дөньяга юл ачачак.

IT BILER FORUM-ның махсус мәйданчыгы - Вики-программа. Ул балаларны мәгълүматны эшкәртү һәм тәкъдим итү күнекмәләренә өйрәтү мөмкинлеге тудырачак. Балалар көненә 1500 кеше укый торган язмалар язарга өйрәнәчәк, дөньядагы иң зур мультилингваль онлайн-энциклопедиянең авторларына әйләнәчәк.

Форумның спикерлары:

- Айдар Шәйхин – «Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәгенең башкарма директоры, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы әгъзасы;

- Булат Җамалиев – Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил, «Цифрлы авыл» социаль IT-проектын булдыручы, Рәсәйкүләм «Цифровой прорыв» хакатоны җиңүчесе, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбе аспиранты;

- Фаяз Азизов – VFX артист, 2d/3d моушен дизайнер, Сәләт активисты;

- Роман Урсан – өлкән укытучы, КФУның «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе кече фәнни хезмәткәре, фәнне популярлаштыручы, табиб-кардиолог, кардиологларның Европа берләшмәсе әгъзасы;

- Айнур Камальтдинов – «Ainur Studio» студиясенә нигез салучы. 3D аниматор, рәссам һәм программистлардан торган төркемнең җитәкчесе. IT белгеч, укытучы, тулыландырылган (AR) һәм виртуаль (VR) чынбарлык өлкәсендә эксперт;

- Анна Бирюкова (Мәскәү шәһәре) – «Медиа» цифрлы нәшриятының партнёры, википедияче, редактор һәм фәнни коммуникатор;

- Рэда Кербуш (Санкт-Петербург шәһәре) – Викимедиачы. Француз, гарәп, бәрбәр һәм рус телләренә тәрҗемәче, Алжирия викимедиачыларының юзер-төркеме әгъзасы, бәрбәр телләре викимедиачыларының юзер-төркеменә нигез салучы;

- Амир Аарони – лингвист, программист, викимедиачы һәм Викимедиа Фонды хезмәткәре (Израиль).

Сәлкешләр өчен «Тəрҗемəлəр һəм теллəрне интернетта яшəтү», «Биороботлар, бионика, экзоскелетлар», «3D һәм аны куллану өлкәләре», «IT куркынычсызлык», «Яңа алган күнекмәләр циклы һәм аларны ныгыту» дигән остаханәләр оештырылды. Дәресләр лекция, практик дәрес, интерактив уен форматында узды.

Форумның һәр көненнән Selet Live онлайн студиясе туры эфирлары чыгып барды. Анда форум яңалыклары, интервьюлар, кызыклы репортажлар һәм башка хәбәрләр күрсәтелде. Шулай ук АКШта яшәүче милләттәшләребез, Сәләт активистлары – IT инженер Ленар Мөхәммәдиев һәм «Багавеев» корпорациясе генераль директоры Надир Баһавиев белән Skype аша турыдан-туры элемтә оештырылды.

6-нчы август көнне IT BILER FORUM-ның рәсми ябылу тантанасы булды. Анда чыгыш ясаган «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашучыларга: «Без сезне киләсе елда да көтәчәкбез. Сәләт сезне һәрвакыт көтә. Без сезнең белән һәрвакыт элемтәдә булырбыз. Беренчедән, сәлкешләр, сезгә рәхмәт. Сез булмасагыз, форумны мондый җылы һәм җанлы итеп уздырып булмас иде. Икенчедән, әлбәттә, барлык оештыручыларга, безгә ярдәм күрсәтеп, терәк булып торучыларга рәхмәт. Без сезне бик яратабыз!» – дип мөрәҗәгать итте.

Ябылу тантанасыннан соң Габдулла Тукай һәм татар халык әкиятләренә нигезләнгән иммерсив шоу оештырылды.