«Безнең фикер» яңа сезонын башлады! кире кайтырга

Стартовал новый сезон клуба «Безнең фикер»!

12-нче декабрьдә «Безнең фикер» татар телендәге дискуссия клубында уку-укыту программасы старт алды.

Проектның яңа сезоны шулай яңа формат белән башланып китте. Шушы проект кысаларында Сәләт Йортында беренче тапкыр дебатларга һәм бәхәс темасына багышланган уку-укыту программасы оештырылды. Беренче остаханәне заманында «Безнең фикер» клубына нигез салган Аммар Аль-Анси алып барды. «Дәлил һәм бәхәс формалаштыра торган тәнкыйди фикерләү» дигән темага дәрес уздырды ул. Катнашучылар фикерне дәлилдән аерырга өйрәнде, дәлил формалаштыру, аны дөрес итеп төзү турында белде.

Ә инде киләсе атнада яңа дәрес – яңа тема. Аның турында тагын хәбәр итәчәкбез әле. Безне күзәтеп барыгыз!