Сәләт лидерлары Рөстәм Миңнехановны кунакка чакырды ← кире кайтырга
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында «2016-нчы елда Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәләре, 2017-нче елга бурычлар» дигән темага коллегия утырышы узды.
Коллегиянең Президиумы составына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов; Рәсәйнең спорт министры Павел Колобков; Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе беренче урынбасары, «Сәләт» Фондының Попечительләр советы рәисе Марат Бариев; Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка дәрәҗәле кунаклар кергән иде.
«Киләчәк безнең яшьләребез кулында. Бүгенге көндә безнең өчен алгы планда яшьләр үзәкләрен, лагерь, гомумән, барлык яшьләр инфраструктурасын тәртипкә китерү тора. Татарстан Республикасында бик көчле яшьләр оешмалары бар. Безнең төп бурыч – аларның һәр кызыксынуын тою, идеяләрен күтәреп алып тормышка ашырырга ярдәм итү, үсешләре өчен шартлар булдыру», - дип белдерде Рөстәм Нургали улы.
Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә 2017-нче елга булган планнар турында сөйләгәндә, Владимир Леонов берничә төп бурычка тукталып узды: район җирле вәкиллекләрендә 10 зур яшьләр хәрәкәтен башлап җибәрү; муниципаль яшьләр парламентларын активлаштыру; «Яшьләр хакимияте»н булдыру; барлык районнарда да яшьләр белән эшләү буенча программаларны раслау. Шулай ук министр 29 яшүсмерләр клубы, 10 балалар сәламәтләндерү лагерен модернизацияләү; 20 яшьләр үзәген, яшьләр белән эшләүче 7 психологик-педагогия учреждениеләренә капиталь ремонт программасын кертү хакында да җиткерде.
Коллегиядә иҗтимагый яшьләр оешмаларының вәкилләре дә катнашты. Чарада берләшмәбез исеменнән «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов катнашты. Алар «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгенең үсешенә кагылышлы планнар белән бүлештеләр: тиздән Үзәктә икенче зур бассейн, «Әдип Йорты» дип аталучы педагог йорты ачылачак. Шулай ук «Бәләкәч» балалар бакчасы үсеше, Самара өлкәсе яшьләре белән булган актив эшчәнлек, Канадада беренче җәйге сменаны үткәрү турында да җиткерделәр.
Лидерларыбыз март аенда Рөстәм Нургалиевичны Сәләт йортын модернизацияләү буенча башкарылган эшләргә бәя бирергә чакырдылар. Ул, үз чиратында, ризалык белән җавап кайтарды.