Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева: «Беренче җырымны «БикаФест»та дөньяга ишеттердем» кире кайтырга

Лейсан Асхатова-Арсентьева: «Первую песню я сочинила на фестивале “Бикафест”»

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ, Казан (Идел буе) Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән «Сәләт» Татарстан республика яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан уздырылучы Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә старт бирелде.

Фестиваль 2001-нче елдан бирле «Сәләт» берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла. Чара иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыруны да бурыч итеп куя.

Фестивальдә 2 төрле яшь категорияләре буенча катнашып була: 12-16 һәм 17-25 яшьләр.

Номинацияләр мондый:

- иң оста автор-башкаручы;

- иң оста коллектив-башкаручы;

- татар халык җырын иң оста башкаручы;

- бард җырын иң оста башкаручы (гитара белән җырлаучы автор-башкаручы);

- үз әсәрен иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция);

- башка автор әсәрен иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).

Бүген татар эстрадасы һәм шигъриятендә исемнәре яңгырый торган Асылъяр, Илназ Сафиуллин,  Гөлсирень Абдуллина, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, шагыйрьләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхов һ.б. иҗат юлларын «БикаФест»та җиңүләрдән башлаган шәхесләр.    

Әлеге зур проект хакында Сәләт яшьләр үзәге директоры урынбасары Айгөл Габдрахманова һәм Сәләт ветераны, автор-башкаручы Ләйсән Әсхәтова-Арсентьевадан сораштык.  

«"БикаФест" быел 15нче тапкыр үткәреләчәк, быел бездә юбилей», – дип башлады сүзен Айгөл. «Бирегә без җыр һәм шигърияткә гашыйк, әлеге өлкәләрдә сәләте булган яшьләрне җыябыз. Фетивальнең тагын бер үзенчәлеге бар: катнашучы танылган авторларның әсәрләрен генә яңгыратып калмыйча, үзенең иҗат җимешен дә тамашачыга җиткерә ала. Сәләтнең дусты Рөстәм Бикмуллин исемен йөртүче проект гел үсештә булырга тиеш. Ул сәләтле балалар белән эшләүдә зур өлеш кертте, үзе дә бард стилендә җырлар иҗат итә иде. Аның исеме мәңгелек! Биредә катнашучыларны  мөхтәрәм казыйлар шурасы – республикабызның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре хөкем итә. Алар катнашучыларның чыгышларыннан соң үз киңәшләрен бирә, тәкъдимнәрен кертә. Бер сүз белән әйткәндә, катнашучыларга туры юл күрсәтә», – дип белдерде Айгөл Габдрахманова.

Ә Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева үзе дә балачагында әлеге фестивальдә берничә ел рәттән катнашуы белән горурланып сөйләде. «2004-нче елда әлеге фестивальдә  җиңү яулаган идем. Бүген инде мин дә казыйлар шурасында. Дөресен генә әйткәндә, Римма апа Ибраһимова, Айдар абый Фәйзрахманов кебек мөхтәрәм шәхесләр белән кемнеңдер чыгышын хөкем итү – ул зур җаваплылык. Катнашучыга авырракмы, әллә инде жюригамы – авыр сорау», – ди Ләйсән.

Әңгәмәне ул казыйлык тәҗрибәсеннән чыгып дәвам итте: «Узган ел фестивальгә 300-дән артык гариза кабул иттек. Чара ике көн дәвамында барды. Башта сайлап алу турлары уздырыла. Алар быел да Сәләт йортында, ике мәйданчыкта барачак. Арада иң шәп чыгыш ясаучыларга икенче көнне гала-концертта чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә. Бүгенге көндә фестивальләр шактый. Тик «БикаФест» алардан аерылып тора: бездә эстрада номинациясе юк. Фестиваль бард стиленә юнәлдерелгән, ул автор-башкаручыларны эзли. Бәйгедән тыш биредә укып, өйрәнеп тә була: чөнки без катнашучылар өчен остаханәләр дә әзерлибез. Монда  һәркем үзенә урын таба ала. Шәхсән мин үзем дә Бикмуллин фестиваленә кадәр җыр иҗат иткәнем булмады. Шушында үземнең беренче җырымны дөньяга ишеттердем», – дип белдерде Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева.

Син дә катнаш, гариза калдырырга ашык, дустым: http://selet.biz/form/?ID=21484