Математика буенча олимпиада була! кире кайтырга

Олимпиада по математике
Мөһим хәбәр: 22-нче апрель көнне 5-8-нче сыйныф укучылары өчен математика буенча «Олимп» олимпиадасының читтән торып катнашу этабы булачак. 

Катнашу өчен, 22-нче апрель көнне сәгать 13.00-да Вконтакте социаль челтәрендәге төркемдә (vk.com/selet.olymp) күрсәтелгән сылтама аша узып, яки selet.biz сайтында «Олимп» дигән төймәгә басып, олимпиада уздырыла торган киңлеккә чыгарга кирәк булачак. 

Олимпиада эшләрен үтәү өчен 60 минут вакыт бирелә. 

Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар 29-нчы апрель көнне узачак киләсе этапка чакырыла. 

Олимпиада җиңүчеләренә, призлы урын алучыларга июнь аенда уку-укыту җыеннарында катнашу һәм Татарстан Республикасының иң көчле укытучылары белән эшләү мөмкинлеге бирелә.

Олимпиадада катнашкан һәркемгә таныклык тапшырылачак.

Уңышлар!