«Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләймановтан 2015-нче елга нәтиҗә ← кире кайтырга

«Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләймановның Яңа ел котлавы:
«2015-нче ел безнең өчен бик мөһим ел булды. Чөнки иң мөһим вакыйгалар нәкъ менә быел чынга ашты.
Иң зур чара буларак «Сәләт» форумын үткәрдек. Биредә ел дәвамында эшлиячәк «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәген ачып җибәрдек. Бу безнең күптәнге хыялыбыз иде. Ә инде ачылыш тантанасында Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов теләкләре тагын да канатландырды, илһам өстәде. Бу зур нәтиҗә генә түгел, олы җаваплылык та. Киләсе елга шушы үзәкне тулы көченә эшләтү, республикабыздагы сәләтле балалар һәм мөгаллимнәр белән һәрвакыт элемтәдә булу – безнең бурыч. Презедентыбызга ышанычы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Икенче мөһим вакыйга итеп «Сәләт» клублары үсешен атарга була. Әлеге клублар республикабызда гына түгел, Самара һәм Башкортостанда да барлыкка килделәр. 2000-нче елларда бу процесс үсеш алган иде инде. Хәзер исә шушы системаны бер тәртипкә салуга керештек. Биредә безнең төп бурыч – сәләтле балаларга ел дәвамында «Сәләт» мохитендә яшәргә, үсәргә мөмкинлек бирү, үзләренең идеяләрен чынга ашырырга һәм күптөрле «Сәләт» проектларында катнашырга ярдәм итү тора. Моның белән Казандагы «Сәләт» клубы һәм «Сәләт» яшьләр үзәге шөгыльләнә.
Өченче вакыйга: «Сәләт»тә мәгълүмати киңлек барлыкка китердек. Махсус «Сәләт» портфолиосы бар, «Сәләт» сайты өстендә көндәлек эш алып барыла. Сайтны без, гомумән, аерым бер мәгълүмат чыганагы буларак тәкъдим итәсебез килә. Биредә сез барлык яңалыкларны, алда торган чаралар, бәйге-турнирлар хакында укып белә аласыз, гаризалар тутыра аласыз. Киләсе елга максат итеп «Сәләт» мобиль приложениесы булдыруны куйдык.
Дүртенче мөһим вакыйга итеп Казанда үткән халыкара яшь эшмәкәрләр форумын атарга буладыр. Ул KAZAN SAMMIT кысаларында уздырылды, икенче елга үткәрергә дә планлаштырабыз. Бу безнең өчен яңа офыклар ача, чөнки «Сәләт» ИХО яшьләр форумының әгъзасы булып тора, биредә Рәсәй исеменнән чыгыш ясый. Шушындый халыкара чараның үткәрү мәйданчыгы булып торуыбызга бик шатбыз. Биредә тәҗрибә уртаклашып, фикер алышып дөнья күләм сәләтле һәм актив яшьләрне үзебезгә туплыйбыз. Моның белән республикабыз үсешенә өлеш кертә алуыбыз белән чиксез горурланабыз. Тагын бер шатлыгыбыз хакында әйтмичә калырга ярамый: ул да булса «Сәләт» яшьләре төшергән «Үзеңә ышан!» («Believe in yourself!») фильмы III халыкара Босфор фестиваленең кыскаметражлы фильмнар номинациясендә катнашты һәм 2-нче урынны яулады. Бу «Сәләт» дөньясын тагын бер кат халыкара аренада күрсәтү, республикабыз исемен яңгырату дигән сүз.
Бишенче нәтиҗә – «Сәмрух 2015» премиясе. Моны елны матур итеп тәмамлап кую дип тә атарга буладыр. Биредә нинди бурычлар куелганлыгы һәм ирешкән нәтиҗәләр әйбәт күренәме? Шул хакта суз бара. Шулай ук зур командабызның иң мөһим кешеләрен бүләкләү, аларга хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Алар бүгенгесе көндә «Сәләт» дөньясын хәрәкәткә китерүчеләр: директорлар, өлкән әйдаманнар, проект җитәкчеләре, балалар үзләре. Премиянең иң югары ноктасы итеп «Ел сәлкеше» номинациясен атар идем.
Моңардан тыш тагын барлык проектлар тагын да камилләшеп үз эшчәнлекләрен дәвам иттеләр дип тә өстисе килә.
Кадерле «Сәләт»леләр! Сәлкешләр, әти-әниләр, әйдаман абый-апалар, башҗитәкләр, мөгаллимнәр! Һәрбарчагызны да ихлас күңелдән Яңа ел бәйрәме белән тәбриклим! Киләсе яңа елда сезгә бары уңышлар, күтәренке кәеф һәм бәхет юлдаш булсын! «Сәләт» сезне ярата!»