«Сәләт» форумында иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту мәйданчыгы старт алды кире кайтырга

На форуме «Сәләт» стартовала образовательная площадка «Остаз» для руководителей творческих коллективов

Биләрдә бу көннәрдә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество/Arts) уза.

Быел ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество/Arts) 5 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей сменасы кысаларында форумга килгән коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» проекты оештырылды. Бу баланы шәхес буларак тәрбияләү, дустанә мөнәсәбәтле коллектив булдыру, аны үстерү темаларына багышланган остаханәләр һәм дәресләр.

Без «Остаз» проекты җитәкчесе Диләрә Якубова белән проектның идеясе һәм максатлары турында сөйләштек, шулай ук дүрт белем бирү көненең һәрберсендә коллектив җитәкчеләрен нәрсәләр көткәнен белдек.

Диләрә, проект өчен нигә шундый исем сайланган?

«Остаз» сүзе «укытучы» һәм «әйдәп баручы» дигәнне аңлата. Без, үз өлкәләрен бик әйбәт белгән, оста кешеләрне шулай атыйбыз. Бу мәйданчыкта катнашучылар - профессионаллар, коллектив һәм индивидуаль башкаручылар җитәкчеләре - ягъни үз эшләренең чын осталары.

«Остаз» проектын булдыру идеясе ничек барлыкка килде?

Проект идеясе 2018 елда беренче сменадан соң ук барлыкка килде. Без балаларга интенсив программа әзерләдек, ә аларның җитәкчеләре өчен берни дә булмады. Аларга да яңа белемнәр туплау мөмкинлеге бирәсе, шулай ук җитәкчеләр үзара аралаша һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша алырдай мәйданчыклар булдырасы килде.

Темаларны һәм спикерларны ничек сайладыгыз?

Быел без барлык юнәлеш җитәкчеләрен җыйдык һәм зур киңәшләшү уздырдык. Без узган еллар тәҗрибәсенә һәм күзәтүләренә таяндык, безнең кунакларга кызыклы, файдалы булырлык темалар һәм спикерлар турында озак уйладык. Быел без элеккегечә спикерларга карап түгел, ә юнәлешләрдән чыгып сайладык дип әйтергә мөмкин.

Белем бирү процессы ничек төзелгән?

Программа үз эченә дүрт белем бирү көнен ала. Беренче көн җитәкченең лидер, тренер һәм остаз буларак күпкырлы роленә багышланды. Безнең балалар белән эшләү технологияләренә багышланган сессияләр бар. Бу бигрәк тә мөһим, чөнки һәр тренер яшьләрне өйрәтә, ә моны нәтиҗәле эшләргә кирәк.

Киләсе көннәрдә ниләр булыр?

Икенче көнне без шартлы рәвештә «Иҗат итү сәнгате» дип атадык. Ул турыдан-туры безнең җитәкчеләребез эшли торган иң иҗади өлкәгә багышланган. Шулай итеп, без көнне барысына да файдалы итәргә тырыштык.

Өченче көнгә безгә «Яшәү сәнгате» проекты командасы килә, без аны шулай атадык та. Кинематограф күзлегеннән театр турында лекцияләр булачак, чөнки бу өлкәдә безнең өч юнәлеш үзара тоташа. Үзеңнең тар белгечлегеңнән бераз ерагаеп, бөтен процесска читтән, кино күзлегеннән карарга мөмкин.

Йомгаклау көнен без «Сәләтләрне үстерү сәнгате» дип атадык, ул шәхси бренд һәм коллектив образы өстендә эшләүгә багышланачак, шулай ук катнашучылар ничек дөрес итеп аның үсешен тәэмин итәргә кирәклеген белә алачак.

Спикерлар арасында Татарстан һәм Россиянең алдынгы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: Андрей Руденко, Эльвина Бабаева, Алёна Вдовиченко, Луиза Скипина, Адилә Хайбуллина һәм Мария Ясельская. Уку нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл узачак, анда катнашучылар тәэсирләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша алачак.