Форумның яңа сменасы – яңа хис-кичерешләр ← кире кайтырга

Бүген, 25-нче июль көнне, Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2-нче сменасы старт алды. Форумда барлыгы 2 мең кеше катнаша: аларның күбесе фән олимпиадалары һәм конференцияләре җиңүчеләре. Форумның географиясе дә бик киң: Татарстанның барлык районнары, Рәсәйнең дистәләгән төбәге, якын һәм ерак чит илләрдән килгән сәләтле милләттәшләребез биредә. Бу юлы Форумда «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә ял итүче «Сәләт-Санак» компьютер аланы сәлкешләре, «Звездный» базасыннан килгән «Сәләт-Эшмәкәр» сменасы, Татарстан, Башкортостан, Самарада урнашкан Сәләт клублары әгъзалары катнаша. Клубларның вәкилләре 7 төркемгә бүленде:
1. Атилла төркеме (Vгасыр)
2. Билге каган төркеме (Күк түрк каганаты ханы, VII гасыр)
3. Кубрат хан төркеме (Бөек Болгар ханы – Кодракның әтисе, VII гасыр)
4. Аспарух төркеме (Дунай болгарлары ханы, Кубратның улы, VII гасыр)
5. Кодрак хан төркеме (Биләрне төзүче хан, VII гасыр)
6. Алмуш хан төркеме. (X гасырда Исламны кертүче хан)
7. Илһам хан төркеме. (Биләрнең соңгы ханы, XIII гасыр).
Форумның 2-нче сменасының төп темасы – «IT: мәгълүмат, инновацияләр, интеллект».
«Беренче тапкыр Сәләт Форумы 2 сменада үтә. Бу, беренчедән, оештыру комитеты өчен дә яңа тәҗрибә туплау мөмкинлеге. Икенчедән, катнашучылар саны 2 тапкыр күбрәк, димәк җаваплылык та күбрәк. Сәләт дөньясы белән клублар аша таныш булганнарны, фән олимпиадалары җиңүчеләрен дә җыйдык. Шуңа да биредә беренче тапкыр гына Сәләткә аяк басканнар күп. Әлеге смена – командаң белән килеп Сәләт дөньясын өйрәнү мәйданчыгы. Бу – 5 көнлек семинар да, илһам чыганагы да, командалы эшчәнлек тә. Бер сүз белән әйткәндә, без кабаттан Биләрдә!» - дип Форумның асылын «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов аңлатып китте.
Форумның беренче көне үк актив, сәләтле яшьләр җыелганын күрсәтте. Иртәдән үк палаткалы шәһәрчек территориясендә дустанә, күңелле, җылы атмосфера хөкем сөрде.
«Бу минем беренче Сәләтле җәем. Барысы да «Болгар-Туган тел» аланыннан башланып китте. Бу Форум да минем күңелемдә кабатланмас хис-кичерешләр калдырыр дип ышанам. Минем өчен иң мөһиме – балаларым йөзендә елмаю күрү», - ди «Атилла» төркеме әйдаманы Альберт Дәүләтшин.
«Мин Сәләткә беренче тапкыр килдем. Барысы да бик әйбәт! Әйдаманнарыбыз каршы алды, уеннар уйнадык, таныштык. Күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Форумга килүемнең максаты – яңа дуслар табу, Сәләт клубының ни икәнен белү. Барлык дусларым да Сәләтне мактап сөйли, хәзер инде үзем дә сүзләренең хаклыгына инандым», - ди «Кубрат хан» төркеме катнашучысы Гүзәл Мортазина.
Ел саен Форум территориясендә «Сәләт-ФМ» радиосы эшли. Быел ул «Татар радиосы» белән берлектә чынга ашырыла, аны алып баручылары тавышы белән сөйли.
«Форумга мин ялгыш килеп эләктем: 3 ел әйдаман булып эшләдем, шуңа да Сәләт минем өчен кадерле урын. Быел кире кайтырга уйладым, зур гаиләнең бер өлеше буласым килде, яңа дуслар таптым. 2005-нче елда Арчада Сәләттә булдым, аннары 2013-нче елда гына Сәләт КВН Лигасында оештыручы буларак катнаштым. Үземне әйдаман буларак та сынап карадым. Форумга шушы хис-кичерешләрне кабатлар өчен кире кайттым», - ди радио алып баручысы Рамил Шәрәфиев.
«Берләшмәдә мин 2009-нчы елдан бирле. Сәлкеш тә, әйдаман да булдым. Форумда оештыручы буларак беренче тапкыр гына катнашам, тик алай да һәр елны бирегә килергә тырыштым. Минемчә, Сәләтне якты киләчәк көтә, ул үсәчәк, тагын да камилләшәчәк!» - ди Гөлия Имамова.
«2013-нче елда беренче тапкыр Сәләт белән таныштым. Беренче тапкыр әйдаман да, диджей да буларак катнашкан идем. Беренче сменадан кайткач, икенчесенә бармаска уйлаган идем. Тик хис-кичерешләр өстенлек алды, бармый булдыра алмадым! #Биләргәкайту дигән бик кызыклы хештег бар. Ике гади сүз, ә күпме мәгънә!» - дип белдерде Форум кунагы Илназ Насретдинов.
Катнашучылар бүген Сәләт мохите белән таныштылар, иртәгә булачак ачылу тантанасына әзерләнәләр. Уңышлар безгә!