SeletStore маркасыннан яңа коллекция ← кире кайтырга
Сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче «Сәмрух» ел премиясендә махсус приз номинациясе буенча җиңү яулаган SeletStore сезнең өчен кием, аксессуарлар һәм постерларның яңа коллекциясен әзерләде.
SeletStore маркасы 2013-нче елның 1-нче декабреннән бирле эшләп килә. Шушы вакыт аралыгында ул үзен Сәләт проектлары иганәчесе, төрле чараларның йөзе буларак танытып та өлгерде. Һәр сезон саен әлеге марка ирләр, хатын-кызлар һәм балалар өчен кием-салымнардан торган яңа коллекция чыгара.
«Әйберләрнең сыйфаты үсүе өстендә эшлибез, әйбәт сервис һәм адресатка илтеп тапшыру тиешенчә булсын өчен тырышабыз. Сатып алучыларның шат йөзләре – безнең өчен иң зур бүләк! Үзебез үсәбез, Сәләтне үстерәбез. Киләчәктә үз кибетебезне ачып җибәрергә уйлыйбыз», - дип белдерде проектка нигез салучы, аның җитәкчесе Булат Камалов.
Булат үзе Сәләттә 2004-нче елдан бирле. Үзен сәлкеш, диджей, спорторг һәм «Сәләт-Раушан» аланында иҗади бизәүче буларак сынап караган. Италиядә узган сменада да сәлкеш буларак катнашырга өлгергән. Тора-бара Сәләт Прага мәктәбен оештыруда да үз өлешен керткән. 2012-нче елдан бирле Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында катнашып килә.
Әле күптән түгел генә SeletStore командасы үзен «Печән базары» фестивалендә дә сынап караган.
«Аудитория икегә бүленде: Сәләт Форумында безнең продукцияне алып өлгермәгәннәр һәм фестивальнең үз катнашучылары. Күпләр Сәләтнең ни икәне белән кызыксынды. Димәк Сәләтне үстерүдә безнең брендның өлеше зур», - ди Булат.
Булатның командасында 3 кеше эшли: алар да Сәләт проектларында үскән яшьләр. 2 ел ярым эчендә 5 коллекция чыгарып өлгергәннәр, бу киемнәр сатып алучылар тарафыннан бары уңай фикерләр генә ирештерде.
Камилә Сөләйманова:
- Толстовкалар бик сыйфатлы. Берничә тапкыр алганым бар, шулай ук букча да оттым әле. Аеруча толстовкаларның стиле һәм төсе ошый.
Булат Вәлиуллин:
- Товарларның ассортименты бик зур. Сыйфаты әйбәт! Бәяләре дә бер дигән. Рәхмәт сезгә!
Игорь Смирнов:
- Иң шәбе – дизайн! Барысы да бик матур һәм үзенчәле эшләнә. Сыйфаты турында әйтеп торасы да юк: бик әйбәт!
Дуслар, безнең белән бер дулкында булыгыз! Рәхмәт, http://seletstore.ru/category/clothes!