«Ел клубы» номинациясе, XIV «Сәләт» Клубы Президенты һәм актив ял: төбәк «Сәләт» клублары өчен XVIII гамәли уку-укыту семинары ниләр белән истә калды кире кайтырга

Номинация «Клуб года», XIV Президент клуба «Сәләт» и активный отдых: чем запомнился XVIII учебно-практический семинар для региональных клубов «Сәләт»

12нче октябрьдән 15нче октябрьгә кадәр «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә төбәк «Сәләт» клублары өчен XVIII гамәли уку-укыту семинары узды.

Быелгы семинар чын мәгъсендә уникаль булды. Төбәк «Сәләт» клублары өчен XVIII гамәли уку-укыту семинары кысаларында «Сәмрух» Ел премиясе тарихында беренче тапкыр «Ел клубы» номинациясе җиңүчеләре билгелде.

Семинарда катнашучы 16 клубның 11се ярышның финалында көч сынашты һәм «Үзпрезентация», «Юл картасы», «Чара», «Медиаактивлык» конкурс программаларында катнашты, интеллектуаль белемнәрен күрсәтте. «Ел клубы» номинациясен яңа форматта уздыру клубларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясауда, аларның эшчәнлек дәрәҗәсен арттыру, эффектив тәҗрибәләрне ачыклау, тарату һәм алмашу өчен шартлар тудыруда, төбәк «Сәләт» клублары кысаларында «Сәләт» эшчәнлеген оештыруда яңа формалар, инновацияләр, яңа технологияләр эзләүдә, мәктәп укучыларының иҗади һәм һөнәри потенциалын тормышка ашыруда ярдәм итә.

Шулай ук семинарда «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән очрашу оештырылды. Ул клуб әгъзалары белән аралашты, XIV «Сәләт» Клубы Президентын игълан итте. Әлеге җаваплы вазифага Сәләт активисты, сәлкеш, әйдаман, башҗитәк, «Сәләт — Галәм» аланы директоры Ислам абый Миргаязов билгеләнде.

Семинарда «Сәләт – Адымнар Алабуга» клубы, «Сәләт – Адымнар Әлмәт» клубы, «Сәләт – Адымнар Түбән Кама» клубы, «Сәләт – Адымнар Чаллы» клубы, «Сәләт — Азнакай» клубы, «Сәләт - Аксубай» клубы, «Сәләт - Арыслан» клубы, «Сәләт – Әлки» клубы, «Сәләт - Буа» клубы, «Сәләт - Идел» клубы, «Сәләт - Мәрҗән» клубы, «Сәләт - Минзәлә» клубы, «Сəлəт - Осиново» клубы, «Сәләт - Төмәнәк» клубы, «Сәләт - Саба» клубы, «Сәләт - Яшел Үзән» клубы кураторлары, әгъзалары һәм рәисләре катнашты.

Әлеге семинарның максаты - «Сәләт» клубларының системалы эшчәнлеген оештыру. Аның дәвамында «Сәләт» клублары өчен команда туплау, PR һәм медиа юнәлешләрендә уку-укыту программасы оештырылды. Программа кысаларында катнашучылар өчен төрле остаханәләр, тренинглар, ачык лекцияләр һәм очрашулар уздырылды. Моннан тыш катнашучылар «Мирах» интеллектуаль клубы әзерләгән Сәләт дөньясына кагылышлы сорауларга җавап эзләде. Иң тапкыр клуб исеменә «Сәләт - Мәрҗән» клубы лаек булды.

Семинарда актив катнашкан клубларга - рәсми рәвештә теркәлүне раслаучы таныклыклар, клуб рәисләренә - рәхмәт хатлары, катнашучыларга дипломнар тапшырылды.