Сәләт, «ИТ-парк» һәм Oxademy ИХО илләре стартаплары өчен яңа платформа ача кире кайтырга

Сәләт, ИТ-парк и Oxademy запускают платформу для стартапов стран ОИС

Кичә «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды, Oxademy бизнес-мәктәбе белән берлектә, Ислам хезмәттәшлеген оештыру (ИХО) илләренең яшь эшмәкәрләрен сайлап алу һәм киләсе акселерация өчен яңа платформа тәкъдим иттеләр.

«Безнең төп максат әлеге программага барлык кызыксынган кешеләрнең – ИХО илләренең яшь эшмәкәрләренең игътибарын юнәлдерү, технологик эшмәкәрлек өлкәсендә үз эшен башлап җибәрүдә ярдәм итүдән гыйбарәт. Бу эшнең зур потенциалы бар дип саныйм, шуңа да аның Татарстанда старт алуы аеруча күңелле»,  дип белдерде Ит-паркның директоры Антон Грачев.

- Без инде эшләнелгән бизнес-модельле, кызыклы чишелешле иң яхшы проектларны сайлап алырбыз, 5 ай эчендә булдыра алган кадәрле онлайн/оффлайн-чаралар ярдәмендә ике яклы элемтә булдырырга тырышырбыз. Аңлашыла ки, проектларның әзерлек дәрәҗәсе дә төрле булачак, шуңа да актив фазага, ягъни акселерация программасына экспертлар тарафыннан сайланылган программалар гына үтәчәк. Әлеге проектлар дөнья буйлап яңгыраячак, уңыш тарихларына әверелер дип өметләнәбез,  ди Антон Грачев.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы 57 илдән тора, зурлыгы буенча БМО кебек халыкара оешмадан кала 2-нче урынны били. ИХО яшьләр форумы департаменты директоры Әхмәт Хәлит сүзләренә колак салсаң, яңа платформа мөһимлеге һәм максатларның бер булуы аркасында ИХО илләренең секретариаты ярдәме белән яши.

oicstartups.org порталында платформа ачылганнан соң, Рәсәйдән һәм ИХО илләреннән булган һәр үз эшен башлап җибәрүче эшмәкәр акселерациягә гариза калдыра, ИТ-өлкәдә эшләүче экспертлардан, потенциаль инвесторлардан киңәшләр кабул итә ала. Гаризаларны карап, бәйге селекциясе нәтиҗәләре буенча, ИХО илләренең Казанда үтүче яшь эшмәкәрләр форумында стартаплар акселерацион программа үтә алалар. Казанга 50 иң яхшы дип саналган проект киләчәк, аларның авторлары Kazan Summit-2017 чарасы барышында үз эшләрен инвесторларга тәкъдим итә алачак. Моның белән Татарстан Республикасында эшләүче кызыклы, перспективалы стартап-проектларның күләме дә артыр, Ислам дөньясы белән ике арадагы хезмәттәшлегебезне дә ныгытыр.

«2012-нче елдан бирле Сәләт Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы әгъзасы булып тора. Шул вакыттан бирле берничә уку-укыту юнәлеше буенча үзара тыгыз бәйләнеш барлыкка килде. Казанда үткәрелгән ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр форумы – 2 ел элек чынга ашырылган иң зур уртак проектларыбызның берсе. Быел инде ул Kazan Summit кысаларында узды, киң җәмәгатьчелек, яшь эшмәкәрләр, стартап-проект авторлары арасында, чын мәгънәсендә, кызыклы һәм файдалы проектка әверелде. Ул безнең Рәсәйлеләр өчен дә бик кирәклегенә ышандык»,  дип белдерде «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

«Әлбәттә инде, беренче урында без тәкъдим иткән проектларны сайлап алу һәм экспертлар белән эшләү өчен oicstartups.org платформасы түгел, ә аның эшчәнлеге тора. Үзем көнбатыш илләр вәкиле һәм төрле инкубаторлар үсешенә өлеш керткән кеше буларак, мин мондый чараларны оештыру тәртибен, аның уңыш серләрен беләм. Шуңа да биредә элеккеге хаталарны кабатламаска тырышырбыз»,  дип җиткерде Oxademy халыкара уку-укыту платформасына нигез салучы Сайед Шахзад.

Исегезгә төшерәбез, 2016-нчы елның маенда халыкара KazanSummit кысаларында ИХО илләренең II Казан яшь эшмәкәрләр форумы узган иде. Чараны Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештырды. Форумның программасы өстендә «Сәләт» Фонды һәм ИТ-парк эшләде.

Форумның уңышлы үтүе Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы Президенты Эльшад Искәндәрев тәкъдиме буенча әлеге яңа платформаны ачуга илһамландырды. Әлеге тәкъдим Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланылды. «Мин тулысынча Искәндәрев фикеренә кушылам, безнең ИТ-парк базасы нигезендә даими рәвештә эшләргә кирәк. Очрашулар тагын да кызыклырак булсын, моның өчен барлык шартлар да тудырылган»,  ди Рөстәм Нургалиевич.