«Агыйдел» форумы. Катнашучы көндәлеге кире кайтырга

Один день из жизни участника форума «Агыйдел»

7:00 Сәләм, көндәлегем! «Агыйдел»дә шәп! Сөлгемне алып душ ягына йөгерәм. Анда чират җыелганчы җитешергә кирәк...

7:30 Биредәге егет-кызлар әле кичә генә шундый ят иделәр. Ә хәзер без бер гаилә! Зур, дус-тату гаилә! Биредә мин чын дуслар таптым. Рәхмәт, «Агыйдел»!

 8:20 Ашадык. Ә хәзер укулар башлана. Киткәнче  әниемә шалтыратып алам. Соңгы сөйләшкәндә бәлеш пешердем дигән иде, бүген нинди яңалыклар белән сөендерер микән?

11:30 Тәнәфес бетте... Тагын дәрескә барам һәм мин бик шат! Яраткан төркемем белән баш миләрен эшләтеп алу артык булмас.

13:00 Ә без проект уйлап таптык! Үзебез! «АгыйТел» дип атадык. Татар телен саклап калу нияте белән эшләнгән әлеге проект яхшы гына эшләп китәр, минемчә.

14:00 Хәзер исә иң кызыгы! Мин үземне памперсболда сынап карарга уйладым! Ә нәрсә, кем әйтмешли, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карарга кирәк.

15:00 «Агыйдел»гә төрле югары уку йортларыннан кунаклар килде. Киләчәк турында да уйларга кирәк. Шушы вакытта мин җитди уйлар белән кайный башладым. Кем мин: гуманитармы, техникмы? Киләчәгем нинди булыр?

19:50  Кичке чарага барам. Анда караоке була диләр. Ничегрәк узганын соңрак язырмын.

22:50 Барысы да шәп булды! Тавыш беткәнче рәхәтләнеп җырладык. Ә шәмчектә әйтимме нәрсә булды? Әйтмим, ярамый. Ә хәзер йокларга. Инде тиздән өйләребезгә таралышырбыз. Кайтасы килми!

 

Үзенең хис-кичерешләре белән Актаныш районы гимназия-интернатының 9-нчы сыйныф укучысы Резеда Миргаязова бүлеште