Бер фестиваль – зур уңыш! кире кайтырга

Один фестиваль – большой вклад

20-нче август көнне, «Сәләт-Иске Казан» аланы кысаларында зур милли бәйрәм – VIII Республикакүләм «Иске Казан җыены» фестивале уздырылды. Чарада 500-дән артык егет-кызлар катнашты: «Сәләт-Шәхес», «Сәләт-Имәнкәй», «Сәләт-Иске Казан» аланнары сәлкешләре һәм фестиваль кунаклары.  

Программа ярдәмендә яшь буын милли һөнәрләр турында белә, аларны өйрәнә алды. Шулай ук җыенның программасы яшьләрнең игътибарын һөнәри профессияләргә җәлеп итүгә дә юнәлдерелгән. Фестиваль балалар һәм яшьләр арасындагы WorldSkills дөньякүләм стандартларына нигезләнеп алып барыла.

Рәсми ачылыш тантанасында «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасының 6 чакырылыш депутаты, Сәләт Попечительләр советы рәисе Марат Бариев, Попечительләр советы әгъзасы Җәлил Сөләйманов, Биектау муниципаль районының  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев, драматург, язучы Рабит Батулла да бар иде.

«Бүген биредә Татарстанның барлык почмакларыннан, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән сәләтле балалар җыелган. Алексеевск районыннан «Сәләт-Имәнкәй» сәлкешләре, «Сәләт-Шәхес»нең КВН сөюче яшьләре һәм «Иске Казан» музей-тыюлыгының бүгеге хуҗалары. Бер сүз белән әйткәндә, Сәләт берләштерә, һәм бу бик әйбәт күренеш», – дип белдерде Тимур Сөләйманов.

«Сәләт әле ул чагыштырмача яшь оешма. Аның ветераннарына карагыз: үзләре дә яп-яшь егет-кызлар, әти-әниләр, республикабызның алдынгы, әйдәп баручы яшьләре. Инде җәй бетеп ятканда да тагын берк ат шундый зур, дус компания белән җыела алганбызә икән, димәк гореф-гадәтләребез яшиячәк, мәдәниятебез үсәчәк, сәләтле балаларыбыз саны артачак. Рәхмәт сезгә, яшьләр!» ди теләкләрен җиткерде Марат Бариев.

Ачылу тантанасыннан соң иҗади остаханәләр һәм очрашулар башланып китте.

Татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында язучы Рабит ага Батулла сөйләде. «Шәхес» буларак үсү серләрен Галиәскәр Камал исемендәге театр артислары чиште.

«Әле дә хәтерлим, балачагымда минем дә Сәләткә эләгәсем килә иде. Тик мине алмадылар. Хоккей уйный идем, тик күңелем һәрчак иҗатка, мәдәнияткә гашыйк булды. Сәләткә алмасалар да, тетарга алдылар мине. Сез – сәлкешләр – бик бәхетле кешеләр, чөнки Сәләттә үсү мөмкинлегегез бар. Яңа ачышлар, үрләр һәм иҗади җиңүләр теләр калам!» – дип белдерде Эмиль Талипов.

Иҗаттан тыш һөнәри остаханәләр дә уздырылды. Мисалга, балалар үз куллары белән балчыктан савытлар ясадылар. Махсус җайланмалар белән металл эшләнмәләр булдырдылар. «Иске Казан» аланы сәлкеше Илнар Зиннәтов фествиальдә ни белән шөгыльләнгәнен сөйләп үтте: «Мин тимерчелек эше остханәсенә йөрдем. Менә бу – акустик җайланма. Смена бик кызыклы! Оештыручыларга рәхмәт!»

Спорттан башка да Сәләтне күз алдына китереп булмый. Һәр сменада, аланда, форум яки фестивальдә кызыклы спорт уеннары уздырыла. Үзенчәлекле бәйгеләр һәм традициягә кергән ярышлар белән «Сәләттуй» да үткәрдек.

Фестиваль зур концерт белән төгәлләнде. Биредә аланнар үз биюләрен тәкъдим иттеләр. Һәр ктанашучы үзенең иҗади осталыгын да күрсәтә ала иде. Сәләт – чыннан да, мөмкинлекләр мохите!

Адилә Максутова, 15 яшь, «Иске Казан» аланы сәлкеше:
- Сәләтнең җәйге проектларында мин инде 11-нче тапкыр катнашам. Сәләт – минем икенче өем. Минем һәр җәем биредә уза. Һәр смена да үзенә күрә якын була. Иске Казан да нәкъ шулай. Монда бик рәхәт! Икенче елга да киләм әле.

Руслан Ажмулаев, 12 яшь, Әстерхан, «Шәхес» аланы сәлкеше:

Сәләттә мин беренче тапкыр. Миңа биредә иң ошаганы шәмчек, учак янында җырланган җырлар. Сәләт тормышка да өйрәтә: аралашырга, теллзәр белергә, шаярырга. Икенче елга Раушанга барып карау теләгем бар.

Чулпан Фатыхова, әйдаман:

Сәләт татар телен, тарихын, мәдәниятен саклап калу юнәлешендә эшли. Без димәк, тарихыбыз сакчылары!