«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең ачык ишекләр көне кире кайтырга

День открытых дверей Образовательной лаборатории «Sanak-lab»

21-нче сентябрь көнне Сәләт Йортында «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең ачык ишекләр көне узачак.

«Sanak-lab» – Сәләт йортында (Островский ур., 23) мәктәп укучылары өчен IT-юнәлешләр буенча ел әйләнәсе дәвам итүче кызыклы проект ул.

Лаборатория эшчәнлеге үзенә 8 ай дәвамында атналык дәресләр, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә уза торган интенсив белем бирү программаларына ия булган күчмә сессияләр, 5-9 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча олимпиада һәм кызыклы спикерлар белән очрашулар туплый.

Дәресләрне республикабызның әйдәп баручы студентлары, аспирантлары һәм укытучылары алып бара. Төркемнәр белем дәрәҗәсе һәм яшь категориясе буенча бүленә. Һәр төркемдә 10 кеше укый.

Укулар октябрь аеннан май аена кадәр үткәрелә. «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә 3 күчмә сессия каралган.

Укыту юнәлешләре:

- «Python»да программалаштыру нигезләре;

- Информатика буенча БДИга әзерлек;

- Системалы администрацияләү;

- Компьютер графикасы;

- Схемотехника/робототехника;

- 3d-модельләштерү; 

- Спортив (олимпиадалы) программалаштыру;

- Фотосәнгать;

- Видеомонтаж.

Быел ачык ишекләр көне кысаларында укучылар өчен мәгълүмат технологияләре буенча беренче meet-up (митап - тәҗрибә алмашу өчен, кызыксынулар буенча очрашу) узачак. Биредә киләсе спикерлар чыгыш ясаячак:

- Яков Бадыгин, «Делион» ҖЧҖ генераль директоры.

Тема; «Python һәм аны куллану өлкәләре»

 

- Антон Скударнов, «Indie GameDev Club» җитәкчесе.

Тема: «Барыбыз өчен дә уеннар эшләү! Яки ни өчен геймдев ул программалаштыру гына түгел?».

Чараның программасында сезне шулай ук лаборатория проектларын тәкъдим итү һәм укытучылар белән танышу көтә.

   

НӘРСӘ: «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең ачык ишекләр көне 

КАЙЧАН: 21-нче сентябрь

НИЧӘДӘ: 17:00

КАЙДА: Сәләт Йорты (Островский ур., 23)