«Фәнсар» мәктәбенең конференциясендә катнашу өчен гаризалар кабул итүгә старт бирелде кире кайтырга

Открыта заявочная кампания для участия в конференции школы «Фәнсар»

21 апрель көнне Сәләт Йортында (Казан шәһәре, Островский урамы,23) III Республикакүләм М. И. Мәхмутов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең фәнни-гамәли конференциясе узачак. 

Конференция Татарстан Республикасы «Сәләт» ТРЯИФ тарафыннан, «Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениясе белән берлектә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Казан федераль (Идел буе) университеты ярдәмендә үткәрелә. 

Конференциянең максаты – Татарстан Республикасы мәктәп укучыларының фәнни потенциалын үстерү. 

Конференция түбәндәге юнәлешләрдә уздырыла: 

- Галәм, Җир шары һәм табигатькә караган фәннәр (физика, химия, биология, экология) 
- Кеше һәм җәмгыять турындагы фәннәр (икътисад, социология, психология, татар теле, тарих) 
- Тасвирлау, модельләштерү фәннәре һәм гамәли фәннәр (семиотика, математика, информатика). 

Конференциядә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11-нче сыйныф укучылары катнаша ала. Эш индивидуаль фәнни-тикшеренү проекты буларак, яисә берничә автор тарафыннан (3 кешедән артык түгел) тәкъдим ителә ала; фәнни җитәкче белән берлектә язылырга тиеш. 

Конференциядә катнашу өчен 2018-нче елның 15-нче гыйнвареннән алып 25-нче мартка кадәр МОНДА теркәлергә һәм fansar@selet.biz электрон почтасына фәнни-тикшеренү эшенең тезисларын җибәрергә кирәк (һәрбер кәгазь бите аерым файл буларак беркетелергә һәм авторларның фамилияләре күрсәтелергә тиеш). 

Конференциянең читтән торып катнашу этабы 25-нче марттан 7-нче апрельга кадәр уздырылачак. Аның кысаларында оештыру комитеты конкурс эшләрендә таләпләр үтәлүен тикшереп, экспертлар советына тапшыра. Экспертлар советы белән сайлап алынган иң яхшы фәнни эшләр йомгаклау конференциясендә тәкъдим ителәчәк.

Конференциядә автордашлар булуына да карамастан, экспертлар советы каршында эшне бер укучы (автор) тәкъдим итә. Эш барышында экспертлар советы иң яхшы эшләрне билгели. Экспертлар советы киңәше нигезендә җиңүчеләргә һәм лауреатларга махсус дипломнар, мактау кагазләре, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Конференциядә дипломантларның фәнни җитәкчеләре дипломнар белән бүләкләнә. Конференциянең барлык катнашучыларына Конференциядә катнашу сертификатлары һәм электрон тезислар җыентыгы бирелә. Башка шәһәрдә торучы вәкилләргә тезислар җыентыгы почта аша катнашучыны юнәлтүче оешма адресына бер данәдә җибәрелә.