Безнекеләр Бакуда кире кайтырга

Наши в Баку

Бу көннәрдә Әзәрбайҗан башкаласы Бакуда Ислам илләренең Халыкара волонтерлык форумы уза. Анда безнекеләр дә катнаша.

Азәрбайҗан Республикасы Яшьләр һәм спорт министрлыгы тарафыннан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм ИХО яшьләр форумы форумы белән партнерлыкта оештырылган форум 27-28-нче февральдә уздырыла. Анда Азәрбайҗан, Әфганстан, Пакыстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Иран, Төрекмәнстан һәм Татарстаннан яшь волонтерлар җыелды. Форумда ИХО әгъзалары булган дәүләтләрдән барлыгы 100-дән артык вәкил катнаша. Россияне сәләтлеләр – Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов һәм «Иҗат» юнәлеше проектлары координаторы Айгөл Вәлиуллина тәкъдим итә.

Чараның төп максаты - волонтерлыкны үстерү һәм яшьләр өчен волонтерлык хәрәкәтенә кушылырлык мәйданчыклар булдыру.

Сәләтлеләр әлеге форумнан яңа белемнәр һәм тәҗрибә алып кайтырлар дип көтәбез!