«Ел кулдашлары», сез әзерме? кире кайтырга

«Напарники года», вы готовы?

21-нче гыйнвар 17:00 сәгатьтә Сәләт Йортында «Сәмрух-2019» ел премиясенең «Ел кулдашлары» номинациясендә әңгәмә нигезендә сайлап алу этабы уза.

Катнашучылар:

- «Сәләт-Санак» кулдашлары: Камалова Әдилә Айдар кызы һәм Зиннәтов Илнур Рәдис улы;

- «Сәләт-Яр Чаллы»: Брагина Ангелина Роберт кызы һәм Насибуллов Айдар Ринат улы;

- «Сәләт-Самара»: Мөхәммәтнәбиева Гүзәл Мизхәт кызы һәм Фәхреева Илнара Илдар кызы;

- «Сәләт-Раушан»: Шакирова Айгөл Федаель кызы һәм Хаева Диләрә Фәрид кызы.

Болар барысы да – портфолио нигезендә сайлап алу этабын узганнар.

Әңгәмә нигезендә сайлап алу этабында катнашучылар үзләре белән таныштырырга, жюри сорауларына җавап бирергә тиеш була.

Ә җиңүченең исемен 19-нчы февральдә «Сәмрух-2019» премиясенең бүләкләү тантанасында беләчәкбез. Узган ел бу номинациядә «Сәләт-Эшмәкәр» аланы кулдашлары Азат Булатов белән Алинә Нәбиуллина җиңү яулаган иде.