«Фәнсар» мәктәбенең күчмә сессиясе узды ← кире кайтырга
Программаның төп асылы белем бирү булса да, чаралар уку-укыту белән генә чикләнмәгән иде. Сәлкешләр өчен кызыклы өстәл уеннары, квестлар, төрле шәхесләр белән очрашулар оештырылды. Сессиянең ахыргы көнендә олимпиада оештырылды. Гомумән алганда сессиянең ничек узуы турында проект җитәкчесе Элина Насибуллина сөйләде:
– Барысы да бик яхшы узды. Дәресләр дә югары дәрәҗәдә оештырылган иде, балалар йөгерә-йөгерә барды. Шәхесләр белән очрашулар да файдалы булды, ә кичке чаралар бик күңелле, шул ук вакытта интеллектуаль яктан файдалы булды. Сессиядә җылы һәм дустанә мөнәсәбәт булдыра алдык.
Җитәкче буларак, миңа катнашучыларның яңаруы ошады. Елдан-ел яңа укучылар өстәлә. Бу – яңача эш алымнары, яңа чаралар, яңа хисләр дигән сүз. Бу сессиядә һәр укучы үзен тапты – шуңа бик шатмын.