«Әйдаманнар мәктәбе»нең беренче дәресе. Сәләт белән танышу кире кайтырга

Первый урок школы вожатых. Знакомство с Сэлэт
27 нче октябрь көнне Сәләт Йортында «Әйдаманнар мәктәбе»нең беренче дәресе узды!
Сәләтнең җәйге аланнары координаторы Игорь Смирнов белән «Сәләт-Саба» аланы директоры Гөлназ Гатина катнашучыларга әйдаман күзлегеннән Сәләт дөньясы турында сөйләде.
100дән күбрәк егет һәм кыз әйдаман булырга теләк белдерде һәм беренче дәрестә катнашты.
- Мин әйдаманнарны Сәләт дөньясы белән таныштырдым, Сәләтле җәй, Сәләтнең проектлары, ел дәвамында барган эшчәнлеге турында сөйләдем. Катнашучылар өчен әйдаман булуның барлык серләре кызыклы. Чөнки алар әле кичә генә сәлкеш иделәр, ә бүген инде әйдаманнар. Булачак әйдаманнарга барлык мәгълүматны отып алырга, күп өйрәнергә һәм әйдаман булуның һәр мизгеленнән ләззәтләнеп калуларын телим. Әйдаман булу - ул иң мөһим һәм кызыклы роль, әле бик җаваплы да! 
Әйдаманнар, әле сезнең кызыклы сәяхәтегез башлана гына, шуңа әлеге юлны онытылмаслык итегез һәм сәлкешләр өчен иң шәп әйдаман булыгыз! - дип уртаклашты дәрестән соң Гөлназ Гатина.
Икенче дәрес - киләсе сишәмбедә. Темасын һәм спикерларын тиздән хәбәр итәрбез, күзәтеп барыгыз.