Башҗитәк булыр өчен гариза тапшыр! кире кайтырга

Подай заявку, чтобы стать руководителем летних смен 2021!

Сәләтнең җәйге аланнарында башҗитәк булып катнашырга теләүчеләр өчен гариза бирү кампаниясе ачылды!

Кем башҗитәк була ала? Җавап бирәбез!

- Теләге булган һәркем башҗитәк булу өчен гариза тапшыра ала. Иң мөһиме: булачак башҗитәк 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Кайсы югары уку йортында уку мөһим түгел. Әлбәттә инде, башҗитәкләр сайлаганда беренче чиратта тәҗрибәле әйдаманнар, Сәләтнең узган сменаларында җитәкче булганнарга өстенлек биреләчәк. Шулай ук без яңа кешеләр өчен дә ачык. Сәләттә бер тапкыр әйдаман булмаганнар да гариза тапшыра ала.

- Безнең белгечләр бөтен гаризаларны карап чыгачак һәм сайлауны үткән кешеләр белән элемтәгә чыгачак. Бер гариза да игътибардан читтә калмаячак!

- 2021 нче елның җәйге кампаниясе башҗитәкләре составы билгеле булганнан соң, зур эш башланачак. Эш инде көз көне үк башлана, ә февраль башында традицион «Башҗитәкләр мәктәбе» узачак.

Гаризалар selet.biz сайтында 27 нче сентябрьгә кадәр
кабул ителә. Сайтта өске якта махсус төймә бар – шуңа бас һәм гариза юлла!