«Тел» Хакатоны җиңүчеләрен котлыйбыз! кире кайтырга

Поздравляем победителей Хакатона «Тел»!
18-19 нчы декабрь көннәрендә Сәләт Йортында «Тел» Хакатоны узды. Ул мәгълүмати технологияләр өлкәсендә татар телен саклау һәм үстерү өчен кушымта һәм сервислар булдыруга юнәлдерелгән.

Командалар ике көн дәвамында тәкъдим ителгән треклар буенча үз проектларын әзерләде. Йомгаклау презентациясендә мәктәп һәм студентлар командаларыннан яклауга 10 проект чыгарылды. Хакатонда катнашучылар Казан, Иннополис, Осиново бистәсе, Бөгелмә һәм Саба районнарыннан килде.

Студентлар лигасы җиңүчеләре:
- «Кока-кола в стеклянной бутылке» (КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты)
- «Киләсе тукталыш – Әмәт станциясе» (КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты)

Командалар 35 000 сумлык акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

Мәктәп лигасы җиңүчеләре:
1 урын – «In Team» («Иннополис лицее»)
2 урын – «Гена Горин» ( КФУның «IT-Лицей»)
3 урын – «Команда» һәм «I — Tea» (МЦК — КТИТиС, «Рост» Шәмәрдән лицее)

Командалар 25 000, 20 000 һәм 10 000 сумлык акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

Иң яхшы проектлар дип:
- YouTube видеоларына татарча субтитрлар өстәүче бот, 
- Татар телен өйрәнү өчен «Ялкын» интерактив уены
- Татар телен өйрәнү өчен Telegram-бот, Алиса һәм мобиль кушымтадан торган кроссплатформалы сервис табылды. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!