Җәйге кампаниягә әзерлек бара кире кайтырга

Подготовка к летней кампании

19-нче апрель көнне, «Пламя» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә, республикакүләм «Балалар лагере – ял итү, иҗат һәм үсеш өчен куркынычсыз мохит» дип аталучы семинар-киңәшмә кысаларында, Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре өчен ял оештыручыларның пленар утырышы узды.

Пленар утырышта Татарстан Республикасының премьер-министры  Васил Шәйхразиев, иҗтимагый берләшмәләр буенча Татарстан Республикасының премьер-министры  киңәшчесе Андрей Кондратьев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТРның хезмәт буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшкин катнашты.

Сәләт берләшмәсенең җәйге кампаниясен әлеге чарада «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм директор урынбасары, җәйге сменаларның кураторы Альбина Кадирова тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының премьер-министры  Васил Шәйхразиев сәламләве: «Безнең эш сәламәтләндерү һәм ял процессының эффектлылыгыннан тора. Соңгы елларда без профильле ялларның мөһимлеге хакында сөйлибез, профильле сменаларга балалар игътибарын җәлеп итү юлларын эзлибез. Бу аларның кече яшьтән теге яки бу юнәлештә һөнәри яктан үстерәчәк. Бүгенге көндә безнең алда ике зур сорау тора: республикабыз эчендә һәм Краснодар өлкәсе белән Кырымда балалар өчен ял әзерләү».

Премьер-министр урынбасары 218 мең бала җәйге сәламәтләндерү лагерендә ял итәчәк дип белдерде.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин  шушы җәйге профильле сменаларны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Андрей Кондратьев та аның фикеренә кушылды: «Республикабыз хакимиятенә һәм җитәкчелегенә җәйге лагерь базаларын ремонтларга мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт! Бүген 118 лагерьдән 49% ремонтланды», – дип белдерде.

Шулай ук пленар утырыш кысаларында 2016-нчы елдагы эшчәнлек өчен Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләде.