«Sanak-lab» олимпиадасына гаризалар кабул итәбез! кире кайтырга

Принимаем заявки на III республиканскую олимпиаду учебной лаборатории «Sanak-lab»!

«Sanak-lab» белем бирү лабораториясе КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар (ИТИС) институты белән берлектә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча республика олимпиадасын үткәрә!

Олимпиада ике этапта узачак:

Сайлап алу (читтән торып катнашу) этабы - 2-5 нче апрель көннәрендә codeforces.com платформасында узачак. 

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар икенче этабка чакырыла! Финал 18 нче апрельдә КФУның 2 нче бинасында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 35) узачак.

Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына  программалаштыру буенча ике тапкыр дөнья чемпионы булган жюри рәисе Нияз Нигъмәтуллин кул куйган дипломнар биреләчәк, шулай ук катнашучылар «Сәләт-Санак» язгы һәм җәйге IT-сменасында катнашу мөмкинлегенә ия булачак. 

Олимпиадада катнашу өчен 5 нче апрельгә кадәр әлеге сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк.

Олимпиаданың шартлары һәм нигзеләмәсе белән МОНДА таныша аласыз.